Свердловск өлкә суды 17 яшьлек студент кызны үтерү буенча җинаять эшенә нокта куйды. Аны 15 яшьлек сөйгән егете Леонид үтерә. Фаҗига 2023 елның 6 августында кич белән егетнең сыйныфташына кунакка килгәч була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Леонид көнчелек аркасында сөйгән кызын кыйный башлый, шуннан соң ул ваннада кызга пычак кадап үтерә. Аннары кызның мәетен кисәкләргә бүлергә һәм фатирдан чүп капчыкларына салып чыгарырга ниятли. Моны белеп алган сыйныфташы әти-әнисенә хәбәр итә, алар полиция чакырта.
– Кызның йөзе танып булмаслык иде. Ул аны чүкеч белән кыйнаган, аннары суга батырган. Ахыр чиктә муенына пычак белән кадаган, – дип сөйләгән фаҗига булган фатирның хуҗасы.
2025 елның февралендә суд Леонидны 9 елга ирегеннән мәхрүм итә.
Балигъ булмаган баланың гаиләсе карарга шикаять биргән. Апелляция инстанциясе суды да хөкемне үзгәрешсез калдырган.
– Үлгән кызның әтисе һәм әнисенә мораль зыянны компенсацияләү сыйфатында берәр миллион сум акча түләттерелде. Энесе һәм әбисе белән бабасына 500әр мең сум. Шулай ук суд үтерүчедән кызны җирләү чыгымнарын түләтте, – дип сөйләгән зыян күрүчеләрнең адвокаты Евгений Берсенев.
Яшүсмер 9 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Леонид балигъ булганга кадәр җәзаны яшүсмерләр өчен колониядә узачак, диелә хәбәрдә.