news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йөзе җәрәхәтләнгән, колагы өзелгән». Түбән Камада эт талаган кызның хәле турында билгеле

news_top

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында Түбән Камада бультерьер һөҗүм иткән 12 яшьлек кызның хәле турында сөйләделәр, дип яза «Татар-информ».

«Хәле тотрыклы, уңай динамика күзәтелә. Белгечләрнең даими контролендә, бүлектә аңа кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә», – дип хәбәр иткән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, шимбә көнне Түбән Камада бультерьер 12 яшьлек кызга һөҗүм иткән – аның йөзе җитди җәрәхәтләнгән, колагы өзелгән. Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше кузгатылган, эт хуҗасының һәм шул көнне аны йөрткән кешенең шәхесләре ачыкланган. Хуҗасының фатирында тикшерүчеләр эшләгән. Хәзерге вакытта ул тоткарланган.

Кыз хәзер Яр Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәгенда дәвалана, аның хәлен табиблар тикшереп тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар