Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөзә белмәсә дә суга ташланды». Таиландта улын коткарырга маташкан әни хастаханәдә

news_top_970_100

Таиландта Россиядән килгән хатын улын коткару өчен суга ташланган һәм чак кына исән калган. Малайны агым алып китә башлаган, хатын-кыз, йөзә белмәсә дә, аның артыннан суга ташланган. Малайны судан чыгарганнар, ә әнисе турында ул инде бата башлагач кына искә төшергәннәр. Бу хакта «Baza» телеграм-каналы хәбәр итә.

Россиядән килгән 2 гаилә Паттайя белән янәшәдәге Ко Лан утравында су коенган. Малайлар дуслашкан һәм, дулкыннар булуга карамастан, бергә йөзәргә киткәннәр. Берникадәр вакыттан соң балалар күздән югала. Берсенең – әтисе, икенчесенең әнисе суга ташлана. Ир кеше улын судан тартып чыгара, аны яр буена алып чыгалар, бәхеткә, малай исән кала.

Икенче малайны яр буенда булган Таиланд кешеләре һәм Кытай туристлары коткарган. Малайны коткаргач, аның әнисе турында искә төшерәләр – хатын-кыз беркайда да күренми, ул су астына киткән була. Аны инде аңсыз хәлдә табалар. 41 яшьлек хатынга йөрәк массажы ясыйлар.

«База» мәгълүматлары буенча, 10 яшьлек малай һәм аның әнисе Паттайядагы госпитальгә китерелгән. Аларның гомере өчен табиблар көрәшә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100