Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның ураза дәресләре: «Ураза тоту ул – ашау-эчүдән генә тыелу түгел»
«Һәр әгъзаның үз уразасы бар, ягъни, һәрбер әгъза өчен хәләл булган һәм ярамаган, хәрәм булган эшләр бар».
Ураза тотуның мәгънәсе һәм эчтәлеге гаять киң. Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үз дәресләрендә Аллаһ ризалыгы өчен дип тотылучы бу гамәлнең фазыйләтләре белән таныштыра.
«Әссәләмү галәйкүм, газиз дин кардәшләрем. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә ныклы иман, бәхет-сәгадәт, саулык-сәламәтлек бирсен. Аллаһның рәхмәте белән килгән изге Рамазан айларын һәрберебезгә дә бәрәкәтле кылсын. Аллаһ насыйп итсә, шушы ай дәвамында сезнең белән очрашырбыз, шушы изге Рамазан аеның дәресләренә тукталып китәрбез. Шәт, шушы дәресләр аша бераз гына күңелебез сафланыр, белемнәребез артыр, җаннарыбыз үзенә бер рухи азык алыр.
Рамазан аен күп кенә милләттәшләребез Ураза ае дип йөриләр. Моның белән, әлбәттә, килешергә дә була, килешмәскә дә була. Чөнки фарыз тиешле ураза ул Рамазан аенда гына, әмма Рамазан ае ураза белән генә чикләнми, анда бик күп гыйбадәтләр кылына. Шулай да, сүзебез ураза турында. Әлхәмдүлилләһ, елдан-ел ураза тотучыларыбызның саны кимеми, арта гына. Күпләребез шушы айда уразага кереп китә.
Нәрсә соң ул ураза? Китапларда ул – таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр гыйбадәт нияте. Аллаһ ризалыгы өчен ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыелу, дип аңлатыла. Бу – уразаның шәригатьтәге, фикһ фәнендәге аңлатмасы. Әмма «ураза» сүзенең телдәге мәгънәсенә кайтсак, күрәбез, ул күпкә киңрәк. Ураза тоту ул Коръән телендә «саум» дип атала. «Саум» сүзенең мәгънәсе – нәрсәдәндер тыелу, нәрсәнедер эшләмәү, дигәнне аңлата. Чөнки ураза да – нәрсәдер эшләү түгел, киресенчә, эшләмәү. Ягъни нәфесеңнең ашыйсы килә, эчәсе килә, җенси мөнәсәбәткә тартылырга мөмкин кеше, әмма Аллаһ ризалыгы өчен кояш астында бу эшләр кылынмый, ягъни син тыеласың. Шуңа күрә, «ураза тоту» – «тыелу» дигәнне аңлата. Моңа тагын бер дәлил буларак, Коръәни Кәримдә Мәрьям сүрәсенең 26нчы аятендә Гайсәнең анасы Мәрьям турында сүз килә һәм шунда ул әйтә: «Мин Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотам һәм, ураза буларак, бүген беркем белән дә сөйләшмәячәкмен», – ди. Монда Мәрьямнең уразасы кеше белән сөйләшмәү булды, ягъни авызын ачмый, бер сүз әйтми, уразада тора.
Менә шушы һәм башка аятьләргә һәм хәдисләргә нигезләнеп, без күрәбез: ураза тоту ул – ашау-эчүдән генә тыелу түгел. Бу – уразаның мәгънәсен бик нык чикли. Ашамыйм-эчмим дип әйтүләре – ул әле чын ураза түгел. Чөнки галимнәребез әйтүенчә, адәм баласының таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып торуы ул – ураза тотуның иң җиңел төре. Әмма бүген шушы дәрестә минем сезне шундый бер дөньяга, шундый уразага алып кереп китәсем килә, ул ураза Рамазан ае белән генә бәйле түгел. Әлбәттә, Рамазан ае чакыра безне уразага, өйрәтә. Әмма бу ураза безне гомер дәверендә, ахыр сулышыбызга, үлем фәрештәсе белән очрашуга кадәр дәвам итә, һәм, бәлки, әҗәлебез безнең шушы уразада авыз ачу ифтары буладыр.
Адәм баласының Аллаһы Тәгалә биргән тәне бар. Һәм тән безнең әгъзалардан тора. Булсын ул безнең йөрәгебез, булсын ул безнең күзебез, колак, борын, авыз, тел, аяк, куллар һәм башкалар – һәр әгъзаның үз уразасы бар. Ягъни, һәрбер әгъза өчен хәләл булган һәм ярамаган, хәрәм булган эшләр бар. Чөнки, күргәнебезчә, Рамазан аенда күпме кешеләр чиста ипидән, чиста судан тыелалар – ярамый. Әмма, шул ук вакытта, алар күпме хәрәм эшләрдән тыелмыйлар. Ипидән тыела, судан тыела, әмма урлашудан тыелмый. Риба ашаудан, ягъни процентка алу, процентка бирүдән тыелмыйлар. Ришвәт бирү һәм алудан тыелмыйлар. Башка күпме гөнаһларга чумалар, кеше рәнҗетәләр, кеше өлешенә керәләр, ягъни ачыктан-ачык хәрәм булган нәрсәләрдән аларның ураза тотасылары килми. Ә кайбер кешеләр, Аллаһ ризалыгы өчен, дип, хәләл хатыннарыннан, хәләл ирләреннән тыелалар. Чөнки уразада хатыныңны үпсәң дә, битеннән генә үбәсең, шәһвәтсез генә үбәсең, чөнки уразаң бозылырга мөмкин. Тыелалар, әмма шул ук вакытта урамга чыгып, күпме чит хатын-кызларның буй-сын күрсәтеп йөрүләрен карыйлар, күзлиләр, шуңа мөкиббән китеп, гөнаһка чумып, күз зинасының уразасын тотмыйлар.
Сөекле пәйгамбәребезнең сәхабәсе Җәбир (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Әгәр ураза тотсаң, ураза тотсын синең күзең, ураза тотсын синең колагың, ураза тотсын синең телең, ялган яман сүзләрдән тыелсын, һәм синең уразалы көнең уразасыз көнең белән бер булмасын. Ягъни бу кеше ураза тотамы-тотмыймы, барыбер, гөнаһ кылып йөри: кеше белән талаша, әйткәләшә, әлбәттә, андый уразаның файдасы юк. Җәбир әйтүенчә, безнең һәр әгъзабыз ул аерым ураза тотарга тиеш.
Исән-имин булыгыз. Әссәламү-галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатүһ».