Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Киләсе елда шигърият ифтарын үткәрик!»

news_top_970_100
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Киләсе елда шигърият ифтарын үткәрик!»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат очрашуында ифтарларга кагылышлы фикерен әйтте.

– Бер төркем галимнәрне җыеп, фәнни ифтар, я булмаса, тел белгечләрен җыеп, туган тел ифтарын, яки шигърият ифтарын үткәрик. Бәлеш пешереп ашатыйк, аларга рәхмәт әйтик. Әйдәгез, киләсе елда шагыйрьләрне җыеп, шигърият ифтарын үткәрик! Шундый тәкъдим белән чыгам. Ул бит аралашу. Кысалардан чыкмыйча гына үткәрербез. Шул гына. Без шатланачакбыз гына. Минемчә, ул – хәерле күренеш.

Ифтар кичәләре үткәрелүенең төп максаты – ураза тотучыларның бергә җыелып авыз ачуы. Ифтарда бер-берең белән күрешәсең, бер күрешү – үзе бер гомер, ди халык мәкале. Бүгенге көндә безнең яшьләр замана белән бергә атлыйлар – тематик ифтарлар уздыралар. Без, хәзрәтләр, теге яки бу дөрес түгел, дип әйтәбез икән, алар – үз тормышлары, без үз тормышыбыз белән яшәячәкбез. Алай ярамый.

Бизнес-ифтар, фэшн-ифтар, хәйрия ифтарлары бар. «Нигә 10 мең сум түләп ифтар үткәрәләр?» – дип сораучылар булды. Һәр кеше бизнес-ифтарда 10 мең сум түләргә тиеш булды, ләкин ул акча бит хәйриягә китә.

Мәсәлән, мин ел саен туган ягым Сарман районында остазлар ифтары үткәрәм. Үземне укыткан укытучылардан башлаган идем, быел администрация белән элемтәгә кереп, райондагы барлык укытучыларны җыеп ифтар үткәрдек. Аларның шатланулары! Остаз, шигърият, туган тел ифтарлары ясыйк. Хәтерлисез, 2017 елда туган телгә һөҗүм булды. Татар теле укытучылары гаепле калды. Шул вакытта барысын да җыеп, рәхмәт әйтәсе килде. Нигә әле безгә барлык татар теле укытучыларын җыеп, ифтар уздырмаска? – диде хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100