Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Кеше карынын тутырса, аның уйланасы килми»

Аллаһы Тәгалә ураза белән безне тәрбияли, йөрәкләребезне чистарта.

news_top_970_100
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Кеше карынын тутырса, аның уйланасы килми»
Михаил Захаров

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ураза дәресләренең чираттагысында Рамазан уразасында нәфесне тыю безгә ни өчен кирәклеге хакында сөйли.

«Аллаһ безгә, патша буларак, йөрәк биргән. Йөрәк әмер бирә бөтен тәнгә: кул йөрәк кушканны эшли, аяк йөрәк кушкан җирдә йөри, күз синең йөрәгеңдә нәрсә – шуны күзли, тел синең йөрәгеңдә нәрсә, эчеңдә нәрсә – шуны сөйли. Калеб патша буларак төзәлсә, бөтен тәнне төзәтәң. Л, ләкин тән дә борчылырга тиеш калеб төзәлсен өчен, тән дә ярдәм итәргә тиеш калебкә төзәлергә.

Изге Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә – бөек Раббыбыз – калебләрне тазартып, гөнаһлардан арындыруда ярдәм өчен, тәннәребезне мәхрүм итәргә кушты ашаудан, эчүдән, җенси мөнәсәбәттән, ягъни нәфесебездән. Безгә иң якын, иң сөекле булган нәрсә – нәфеснең ашыйсы килә, нәфеснең эчәсе килә, сәламәт нәфескә җенси мөнәсәбәт кирәк. Аллаһы Тәгалә әйтте, мәхрүм ит нәфесеңне, зәгыйфьләнсен, чөнки йөрәккә чистарынырга ярдәм итәргә кирәк, диде.

Безнең тәнебез ярдәм итә чистарынырга йөрәккә. Шуның белән тәнебез ярдәм итә йөрәккә, ә аннан соң йөрәк ярдәм итә тәнгә. Ибраһим әл Хавас әйткән, калебнең дәвасы 5 нәрсәдә, дигән.

Беренчесе – тәдәббур – уйланып, эчтәлегенә төшенеп, Коръән уку. Ягъни, тизрәк-тизрәк, дия-дия, бүген 50 бит укыдым, 100 бит укыдым, ләкин нәрсә укыганымны да аңламадым, түгел. Укы аятеңне, кара тәфсирен: Аллаһы Тәгалә бу аятьтә сиңа нәрсә әйтә, нәрсә куша, нәрсәдән тыя? Уйлану булырга тиеш. Коръән турында без уйланып укырга тиеш. Нәрсә укыганыбызны белергә тиеш, «Фатиха» сүрәсен укысак та, без аның эчтәлегенә төшенергә тиеш. Зур галимнәребез булды, бөтен өммәт таныган. Кайвакыт алар, төнлә белән торып, төне буе «Колһуаллаһ»ны укыдылар. Нәрсә, әллә аларның «Колһуаллаһ»ны укыганнары юкмы? Аны белмиләрме? Белә! Әллә зуррак сүрәләр белмәдеме? Белә! Алар «Бәкара»ны да белә! Ләкин «Колһуаллаһ»ны иртәнгә кадәр укып, мәгънәсенә төшенә. Аның эчендә булган Аллаһның әмерләрен уйлады, иртәнгә кадәр «Ихлас» сүрәсен укыды. Шуңа күрә беренчесе – тәдәббур, уйланып Коръән уку, диде.

Икенчесе – карыныңның буш булуы, диде. Кайчан кеше карынын тутыра, аның уйланасы килми. Аңа бөтен нәрсә хәзер барыбер: ашаган-эчкән инде ул, аның йоклыйсы килә, ял итәсе килә.

Өченчесе – төнге кыямнарың, диде. Ягъни төнлә белән кыям торулар, тәһәҗҗүд намазлары, диде.

Дүртенчесе – сәхәр вакытында түбәнчел рәвештә дога кылу, диде. Ягъни түбәнчелек белән Аллаһка ялвару, диде, догалар кабул була торган шушы төннең 3нче өлешендә.

Һәм бишенчесе – изге кешеләр белән бер мәҗлесләрдә булу. Ягъни гыйлем мәҗлесләренә килү, галимнәр җыелган урыннарга җыелу һәм хәерле кешеләргә якын булу, диде.

Менә шушы 5 нәрсә йөрәгегезне пакьли, диде.

Әбү Сөләйман әдДәрани әйткән: «Әгәр дә нәфесең ачыкса һәм кибексә, калебең сафлана һәм нечкәрә. Әгәр нәфесең туенса, ул карала», – ди. Шуңа күрә, җәмәгать, Аллаһы Тәгалә безгә әмер бирде шушы ураза гыйбадәтендә нәфесләребезне ризык-эчемлекләрдән мәхрүм итәргә, йөрәкләребезнең ризыгын алу өчен. Ел дәверендә бервакытта да ачлыкны сизмибез. Нәрсә ул сусау – бүгенге мул заманда без аны аңлый алмыйбыз. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә ураза белән безне тәрбияли, йөрәкләребезне чистарта.

Я Раббым! Синең ризалыгың өчен шушы изге Рамазан айларына кердек. Я Раббым, синең ризалыгың өчен сәхәр ашап, ураза гыйбадәтләренә кердек. Я Раббым, шушы ураза гыйбадәтенең асылын аңларга безгә насыйп итсәң иде. Я Раббым, шушы ураза гыйбадәтендә безнең күзләребезгә дә, телләребезгә дә, колакларыбызга да, аяк-кулларыбызга да, иң мөһиме – күңелләребезгә дә ураза тотарга, син сөймәгән, син разый булмаган нәрсәләрдән ерак торырга, Раббым, үзең насыйп итсәң иде. Кылган кимчелек-хаталарыбызны кичерсәң иде. Үзеңнең рәхмәтләреңне, Раббым, иңдерсәң иде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100