Мари Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә таган ишелгән, һәм үсмер малай һәлак булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мари Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 13 ноябрьдә 15 яшьлек малай балалар мәйданчыгындагы таганда атына. Шул чакта таган ватыла һәм бала өстенә төшә. Үсмер имгәнә һәм урында ук һәлак була.
Фаҗигадән соң, җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә бу хәбәрдә.