Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иосиф Пригожин фамилиясен үзгәртә: хатыны – җырчы Валерия фамилиясен ала

news_top_970_100
Иосиф Пригожин фамилиясен үзгәртә: хатыны – җырчы Валерия фамилиясен ала

Иосиф Пригожин, «Вагнер» хосусый хәрби ширкәте белән килеп чыккан вакыйгалардан соң, фамилиясен үзгәртергә тели.

Продюсер Иосиф Пригожинны «Вагнер» хәрбиләренең җитәкчесе Евгений Пригожин белән бутыйлар. Исемнәре төрле булса да, күрәсең, кешеләр «Вагнер» хуҗасын фамилиясе белән генә беләләр. Өстәвенә, алар әле бераз охшаш та. 

Ял көнне булган вакыйгалардан соң, продюсерның социаль челтәрләрдәге аккаунтарына әллә ниләр язып бетергәннәр. Әйтеп үтәргә кирәк, сәясәттән ерак кешеләр генә түгел, хәтта кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары да Иосиф Пригожинның фотосын куеп, «Вагнер» турында мәгълүмат урнаштырды. Иосиф Пригожинга: «Ростовны кайтар», «Шойгуга тимә» дип язалар. Ә кайберләре исә: «Иосиф – президент, Валерия – беренче номерлы леди», – дип язалар.

«Минем телефонда 9000 номер, күпме хәбәр килгәнен беләсездер? – дигән Пригожин «Комсомольская правда» журналистларына. – Генерал буласы килмәгән солдат – начар солдат, диләр, әмма Валериянең «беренче леди» буласы килми».

Продюсер Пригожин юморга аңлап каравын да, бу юморның кем өчендер күңел ачу чарасы булуын да аңлавын әйткән. Әмма «бу хәлләрдән туйдым» дигән.

«Миңа беркем дә янамады анысы. Кешеләргә мине котыртудан рәхәт икән, шулай эшләсеннәр. Безнең шундый милли үзенчәлек бар – авыр вакытта шаярту башлана. Мин м күңел ачу индустриясеннән, шуңа да мемнар авыр хәбәрләрне җиңеләйткәнен беләм», – ди Пригожин.

Кичә булган вакыйгаларны ул «көләрлек түгел» дип бәяләгән. «Моңа ышану мөмкин түгел иде. Коточкыч фильм кебек. Киләчәк өчен, балалар өчен куркыныч булды. Миңа фамилиям ошый, аны югалтасым килми. Бәлки, мин Перфилов-Пригожин булырмын?» – дигән ул.

Перфилов – аның хатыны, җырчы Валериянең фамилиясе.

Фотоларда – Иосиф Пригожинга язылган комментарийлар һәм мемнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100