30 елдан артык Биектау районы Чыпчык авылында гомер иткән Эльмира һәм Фердинанд Хәкимуллиннар бүгенге көндә уллары янына, Казанга күченергә мәҗбүр булган. 27 август көнне сарайларында чыккан ут аларны йортсыз калдыра. Бу көнне искә төшереп, Эльмира апа болай дип сөйләде:
Мин үзем өйдә идем. Ирем өй алдында чүпләр җыеп йөри иде. Янгын сарайдан чыкты. Ул берни күрмәгән, сизмәгән. Мин өйдә булып бөтенләй дә белмәдем. Ут сарайның бөтен җирен биләп алып, дөрләп янганда гына белдек. Күршеләребез төтенне күреп, «Янасыз!» дип кереп кычкырдылар. Яныбызда йорт салалар, төзүчеләр эшли. Алар безнең өй артыннан чыккан төтенне күреп, кереп әйттеләр, – ди ул.
Мунчага дип әзерләп куелган утыннары да, печәннәре дә шул сарайда була. Шулар дөрләп-дөрләп янып китә. Җитмәсә, ул көне бик җилле дә була.
Мәктәбебез бездән ерак түгел. Директорыбыз Камил Шамилевич күреп алып, тиз арада янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр иткән. Янгын сүндерү машинасы килгәнче, ут җил белән йортыбыз түбәсенә дә күчте. Сарай бик каты янды шул. Өебез белән сарай, каралты-кураларыбыз параллель дип әйтимме соң. Арасы берничә метр булса да, ут өйнең түбәсенә ябышты. Аннан чормадан бөтен йортка күчте.
Авылыбызның үзенең янгын сүндерү машинасы юк. Янгын сүндерүчеләр районнан 20-30 минут киләме икән, белмим. Алар килгәндә лапас янып, ут йортыбызга күчкән иде инде. Бөтен әйбер коп-коры, дөрләп янды. Сүндерә алган җирен сүндерделәр инде алар. Алгы якта әзрәк калды. Арткы як, лапас ягында кирпечләре үк ишелеп бетте. Гараж, лапасның кирпечләре деформацияләнеп, ишелеп үк төштеләр, – дип сөйләде Эльмира апа янгын башланган мәлне искә төшереп.
«Ярый үзегез исән калгансыз», – дип тынычландыралар»
Янгын башлангач, ут сүнә. Электр булмау сәбәпле насосларны куя алмыйлар, ут белән көрәшкә чыккан авыл халкы суны чиләкләп ташый. Эльмира апа сүзләренә караганда, булышырга дип бик күп кеше килә.
Бик күп халык җыелды. Бөтен Чыпчыкка, авылдашларыбызга рәхмәт. Булышабыз, дип торды барысы да. Чиләкләп тә ташып карадык, суларыбыз да бар иде. Шланг белән булса, әйбәтрәк булыр иде дә бит, ут сүнде дә, насос эшләмәде. Чиләкләр белән коткара алмадык шул, – ди ул, сызланып.
Янгын аларга уйлап торырга да вакыт бирми. Өйләреннән дә берни алып чыга алмаган алар.
Янгын дип йөгереп чыгып барганда, кире кереп документларыбызны кулыма тоттым да шуның белән чыгып киттем инде мин. Үзебезчә су сипмәкче, утны сүндермәкче булып тырыштык... Ут йортка да күчкәч, бераз булса да әйбер алып чыгыйк дип, егетләр тәрәзәне ватып, өйгә керделәр. Шкафтагы киемнәребезне күтәреп чыктылар. Йортка әйбер алырга кермәкче идек тә, төтен дип кертмәделәр. Шул курыкмыйча өйгә кергән яшьләргә рәхмәт. Бер телевизор, әзрәк кием-салым белән менә шулай калдык без. Калган бөтен әйберебез янды. Ул карават, шкафлар, өй җиһазлары, техника – һәммәсе...
Өебез, җитеш иде: 3 йокы бүлмәсе, зал, аш бүлмәсе. Бик иркендә, рәхәттә яши идек, Аллага шөкер. Тормышыбызга шөкер әйтеп яши идек бит. Бик җитеш тора идек. Бөтен нәрсәбез бар иде. Хәзер мине: «Ярый үзегез исән-сау калдыгыз», – дип тынычландырып торалар инде, – дип өзгәләнә Эльмира апа.
«Мәрхәмәтле кешеләр бик күп»
Эльмира Хәкимуллина Чыпчык авылында 30 ел буе укытучы булып эшләгән. Ире дә, үзе дә чыгышы белән Әтнә якларыннан. Бу авылга килеп, башта совхозның ике катлы фатирында яшәгәннәр. Соңрак аларга совхоз шушы йортны күтәреп бирә. Калган барысын да ир белән хатын тырышып бергә җиткерәләр.
Ирем III группа инвалид. Машинабызны шул сәбәпле саткан идек. Улым кунакка кайтканда, машинасын шул гаражга кертеп куя иде. Мунча өй белән тоташкан иде безнең. Түбә тулысынча янып бетеп, ут эчкә керде. Өй эчендә нәрсә бар, барысы да янып кара көлгә әйләнде. Кара төтен булып калды, – ди ул күз яшьләре аша.
Фердинанд абый белән Эльмира апа бүгенге көндә улларында, Казанда яши.
Нәрсә эшләргә дә белмибез. Әле йортлар ук сала алмабыз инде. Аның өчен кешедән ничек акча сорыйсың.
Акча җибәрүчеләр дә күп, булышучылар да, Аллага шөкер. Безгә ярдәм итүчеләргә дога кылыгыз әле дип, мәчеткә барып, сәдака да биреп кайттым. Рәхмәт яусын инде барча күрше-күләннәргә, туганнарга, дусларга, таныш-белешләргә – барысы да ярдәм итәргә генә торалар. Бөтенесе йөгереп килеп булыштылар. Кешеләрнең шулхәтле ярдәмчел, мәрхәмәтле булуларына ис-акылларым китә. Үзебез дә ярдәм итми тормый идек.
Кулларыннан килгәнчә килен ягы да, үзебезнең туганнарыбыз да ярдәменнән ташламады. Рәхмәтем чиксез аларга, – дип Эльмира апа елый-елый аларга рәхмәт укыды.
Хәкимуллиннарның йортлары иминиятләштерелгән булган. Хәзер алар шул сораулар буенча йөриләр. Уттан күршләренә зыян килмәгән.
Гараж, сарайларны чистарттык инде. Йортыбызга тияргә кушмадылар әлегә. Без ничектер башкалардан аерымрак тора идек. Барлык күршеләребез дә юл аша, шуңа янгын бер күршебезгә дә тимәде, Аллага шөкер.
Терлекләребез юк иде. Тавыклар урамда йөри иде, аларга берни булмады. Туганнарыбыз Бөреле авылына алып китте аларны.
Безгә, янгын электр чыбыкларының кискен ялганышы аркасында чыккан, диделәр. Ут чыбыкларын алмаштырырга дип, кабельләрне, бөтен кирәк-яракны да алып куйган идек. Чак кына өлгермәдек шул. Алары да янды... – ди.
Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89393315244 Эльмира Махмутовна Хәкимуллина (шушы телефон номерына банк картасы беркетелгән).