«Йортның «утыруы» нормаль күренеш түгел, бу – начар»: Белгечләр йорт сайларга өйрәтә
Шәһәр читендәге әзер йортларның популярлыгы арта. Чөнки яңа төзелгән йортлардагы фатир бәяләре еш кына зур шәхси йорт бәясенә тиң, кайчак хәтта кыйммәтрәк тә тора. Ә икенчел торакны ипотекага алып булмый диярлек.
Йорт сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Белгечләр нәрсәләр киңәш итә?
Иң беренче чиратта, әлбәттә, инфраструктурага игътибар итәргә кирәк. Юл бармы, газ, су һәм электр кергәнме. Боларның һәм транспорт белән тәэмин ителешнең булмавы киләчәктә зур чыгымнар таләп итәргә мөмкин. Шулай ук җирле халыктан кыш көне юлларның ни дәрәҗәдә чистартылуын да белешергә кирәк. Йортның участокта ничек урнашкан булуы да бик мөһим.
– Кояшка игътибар итегез. Әгәр дә сез бакчада нидер үстерергә телисез икән, хәтта чәчәкләр генә булса да, җир участогының кояшлы якта булуын карарга кирәк, – ди риелтор Андрей Акифьев.
Җир сатып алганда, төзүчедән җир участогының геологик мәгълүматларын сорарга кирәк. Бу – төзелә торган объект астындагы рельеф үзенчәлекләрен, туфрак структурасын, җир асты суларын өйрәнү һәм аларның үзлекләрен анализлау.
– Төзелеш эшләрен башлаганчы, җирне бораулау үткәрелә һәм туфракның составы һәм аның күтәрү сәләте өйрәнелә. Һәм бары тик лаборатория анализы буенча гына туры килгән фундамент төрен билгеләргә мөмкин. Шулай ук су басулар, җир асты сулары, корылык булырга мөмкин. Фундамент буенча исә, аның нюансы бар: ул аз булырга тиеш түгел, әмма бетонның артык булуы да деформациягә китерә. Шуңа күрә геологик эзләнүләрсез генә төзелгән йорт – ул лотерея кебек, – дип сөйли «Азгард» ҖЧҖ төзелеш фирмасы директоры Андрей Назаров.
Шулай ук, аның фикеренчә, климат зонасы һәм геология буенча йөкләнешләрне конструктив исәпләү таләп ителә.
– Аннан башка йорт 50 ел торырга мөмкин, бәлки, бик аз гына. Мәсәлән, кыш көне кар күп яуса, яз дымлы килсә, түбәгә йөкләнеш көчле булса, йорт утырырга мөмкин, яки терәкләр терәк стеналарга таянмаса, ярыклар барлыкка килә ала. Кайбер төзүчеләр моны йорт утыру белән аңлата, һәм бу – нормаль күренеш, дип күрсәтергә тырыша. Әмма йортның утыруы нормаль күренеш түгел, бу – техник нормативларны бозу, – ди Андрей Назаров.
Аның фикеренчә, яхшы төзүчедә барлык тиешле исәпләүләр булырга тиеш. Шуны да истә тотарга кирәк: закон буенча әзер ИЖС объектын сатып алуга гарантия 2 ел гына. Клиент белән килешү буенча төзегәндә – 5 ел.
Конструктивта, исәпләүләрдән тыш, йортның нәрсәдән торырга тиешлеге күрсәтелә.
– Бу м өйнең техник паспорты кебек. Һәм аның буенча технологияләрне һәм материалларны куллануны тикшереп була, – дип саный Назаров.
Аның фикеренчә, өйне яхшылап тикшерү өчен, бәйсез эксперт чакырырга кирәк. Нигезгә аерым игътибар бирергә кирәк, анда бернинди очракта да ярыклар булырга тиеш түгел. Шулай ук йорт диварларында да.
Әгәр сез берничә ел элек төзелгән йортны сатып алырга уйласагыз, түбәне карарга кирәк. Анда мүк бар икән, бу – бик начар.
– Мүк дымны тоткарлый һәм аның астында түбә тизрәк чери. Шулай ук су микроярыкларга керергә мөмкин, ә минуслы суыклардан соң алар зураерга, һәм түбәдән су ага башларга мөмкин. Шуңа күрә аннан котылырга кирәк. Йорт сатып алганда, күп мүк кулланылганын күрсәгез, бу объекттан баш тарту хәерлерәк, – дип киңәш итә прораб Айдар Хаҗиев.
Шулай ук өйдә, бигрәк тә почмакларда, дым һәм күгәрек булу-булмавын тикшерергә кирәк.
– Еш кына почмаклар зыян күрә, йортның конструкциясе дөрес булмау аркасында нәкъ менә шунда ярыклар барлыкка килергә, һәм шуннан су керергә мөмкин. Су эзләренә яки кабарган обойларга игътибар итәргә кирәк – бу төзелештәге җитешсезлекләрне күрсәтә. Әгәр дә күгәрекләр бар икән, бу – начар. Аннан котылырга була, ләкин бу – йортта дым бар дигәнне аңлата, – ди эксперт.
Йорттагы электрика да бик мөһим роль уйный. Беренчедән, чыбыкларны начар үткәрү янгынга китерергә мөмкин, икенчедән, аны алыштыру кыйммәткә төшә.
– Электриканы тикшерү бик авыр. Ләкин барлык чыбыкларның бакыр булуы мөһим – яхшы төзүчеләр күптән алюминий кулланмыйлар. Һәркайда яктылыкны кабызып, мөмкин кадәр күбрәк приборны розеткаларга тоташтырып карарга киңәш итәм, моның белән автоматның эшен, аның бу йөкләнешне күтәрә алуын тикшереп була. Шуны әйтергә кирәк, хәзер яхшы фирмалар һәр катта электр щитлары урнаштыра. Әгәр дә бөтен йорт өчен 2 генә автомат булса (яктырту һәм розеткалар өчен), бу – яраксыз дигән сүз, ышаныгыз, – ди электрик Владимир Гусаков.
Шулай ук, аның фикеренчә, әгәр чыбык чарлакка үткәрелгән булса, ул кабель каналында яки металл җиңсәдә булырга тиеш.
– Шәхси йортларда тычканнар булырга мөмкин, һәм аларның кабельне кимерү мөмкинлеге булмаса яхшырак, – ди электрик.
Йорт сатып алганда нәрсәләрне исәпкә алырга һәм эшләргә кирәк. Чек-лист:
1. Документларны тикшерегез (геология, конструктив исәпләү документларын).
2. Нигезне тикшерегез. Белгеч нигездәге бетон тыгызлыгын үлчи ала. Шулай ук нигез тирәли туфракны казып карарга кирәк, ким дигәндә бер чокыр ясарга һәм нигезнең тирәнлеген үлчәргә кирәк. Карта буенча, мәсәлән, 1,4 метр дип күрсәтелеп, ә технологик яктан 70 сантиметр гына булырга мөмкин. Әгәр нигездә ярыклар булса, бу йортны алмавың хәерле.
3. Йорт стеналарында да ярыклар булырга тиеш түгел. Өй кирпечтән төзелгән булса, бөтен кирпечне карап чыгарга кирәк. Кирпеч тезелешендә аерылып торган урыннар булырга мөмкин, ягъни бу – кирпеч буенча ярыклар. Шулай ук эчке яктан да барлык стеналарда да ярыклар булырга тиеш түгел.
4. Идәндәге ярыкларга да игътибар итәргә кирәк. Намуссыз төзүчеләр туфрак өстенә үк идән җәеп куярга мөмкин. Экспертлар фикеренчә, мондый идән җимереләчәк.
5. Җылыту сенсоры басымын теркәп куегыз һәм берничә көннән соң тикшерегез. Әгәр ул төшкән булса, системада кайдадыр микроярыклар бар дигән сүз, гадәттә алар бетон җәелгән идәндә була. Бу очракта, проблеманы чишү өчен, барысын да ватып алырга кирәк булачак.
6. Электр щитында берничә автомат булырга тиеш, ким дигәндә бер бүлмәгә икәү.
7. Чарлакка менегез һәм җылыту калынлыгын карагыз. Алдан ук өйдәге барлык бүлмәләрдәге утны кабызыгыз. Җылыту җитәрлек дәрәҗәдә тыгыз эшләнмәгән урыннарда яктылык күренәчәк.
8. Кирпеч йорт төзелешендә урам диварларының калынлыгы эчке дивардан урамның тышкы катламына кадәр 45 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Түбә ким дигәндә 20 сантиметр булырга тиеш.
9. Тәрәзәләрне тикшерегез. «Зажигалка» яки шәм ярдәмендә тәрәзәләр һәм балкон ишекләре аша җил үтү-үтмәвен тикшерегез. Бу – артык куркыныч түгел, ләкин киләчәктә дым һәм күгәрек барлыкка килергә мөмкин, дигән сүз. Әгәр йортның башка өлеше яхшы булса, сатучыдан (әгәр ул төзүче булса) бу җитешсезлекне төзәтергә сорарга мөмкин.
– Экологик яктан чиста, җылы, ышанычлы һәм утырмый торган йортлар – «поризованный» кирпечтән, кызыл керамикадан төзелгән йортлар. Ләкин бу – иң кыйммәт вариант. Газ-бетоннан, керамзит-бетон блоклардан төзелгән йортлар да яхшы. Ә менә полистиролбетон – бик зарарлы материал, мин аны карарга да киңәш итмәс идем, – ди Андрей Назаров.
Шулай ук, аның фикеренчә, бүрәнә һәм брустан төзелгән йортлар да начар түгел, әмма эксплуатацияләүдә бик катлаулы, чөнки алар даими рәвештә карау таләп итә.
– Агач гел дым җыя, кибә, яңа ярыклар, күгәрек барлыкка килә. Аны гел буяп торырга кирәк. Агач йорт төзелешендә технологик яктан кулланырга мөмкин булган бердәнбер материал – ябыштырылган брус. Ләкин ул кирпечтән кыйммәтрәк, – дип аңлатты Андрей Назаров.
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Алексей Першин