news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йортлардагы яшеренү урыннарын тикшерделәр: «Иң яхшысы – җир асты парковкасы»

news_top
Йортлардагы яшеренү урыннарын тикшерделәр: «Иң яхшысы – җир асты парковкасы»
Фото: © «Интертат»

Ел башыннан бирле Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә халыктан рекордлы санда шикаять килгән. Халыкны нәрсә канәгатьләндермәве, алар үзләре түләүләрдәге суммаларга йогынты ясый алу-алмавы, шулай ук күп фатирлы йортларда яшеренү урыннарын тикшерү ничек узуы һәм хрущевкаларга дегазификация кирәкме-юкмы икәнлеге турында инспекция башлыгы Александр Тыгин сөйләде. –

Александр Тыгин

Фото: © Дәүләт торак фонды

Күп түләүгә зарланалар

Быел Татарстан халкы Дәүләт торак инспекциясен шикаятьләргә күмгән: 8 айда 22 мең чамасы мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Мөрәҗәгать итүчеләрнең иң күбе Казаннан, икенче һәм өченче урыннарда – Чаллы һәм Әлмәт халкы. Халык канәгатьсезлегенең иң төп сәбәбе – счет-фактуралардагы саннар.

«Тик башлыча болар – эмоцияләр: бары тик 2-5 процент очракта гына кешеләргә артык сумма билгеләгәннәре ачыклана. Гомумән, законда күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ел саен йортны карап тотуга тарифларны үзләре билгели һәм хезмәтләр исемлеген билгели ала, дип әйтелә. Бу квитанциядәге сумманың кимендә өчтән бере. Барысы да башкарма комитет тарифлары белән эш итә, алар бары тик индексацияләнә, ә яшәүчеләр үз йортларын карап тоту процессыннан читләшкән. Яңа йортларда карауга тарифларны гына үзләре билгели, – диде Александр Тыгин.

Фото: © «Интертат»

Кыйммәт коммуналкадан тыш, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүгә, түбәдән су үтүгә, подъездларда ремонт булмауга һәм йорт яны территориясен начар карауга, карны вакытында эттермәүгә зарлана.

Александр Тыгин сүзләренчә, бөтен шикаятьләрнең дә җитди нигезе булмый.

Фото: © «Интертат»

«Казандагы Декабристлар урамындагы бер йортта яшәүчедән 5 ел эчендә 1600 мөрәҗәгать килгән, ягъни кеше көн саен бер шикаять язган. Әлбәттә, аларның бөтенесе дә урынлы түгел. Тулаем алганда, 22 мең шикаятьне тикшергәч, быел без 36,6 млн сумлык 6 мең кисәтү һәм штраф яздык, бу узган елгыдан 2 мәртәбә күбрәк. Тагын бер нәтиҗәле ысул: күрсәтмә язуы. Идарәче компания яки ТСЖ билгеле бер вакытка башкарырга тиеш эшләр исемлеге күрсәтелгән документ тапшырабыз. 8 ай эчендә шушындый меңгә якын күрсәтмә бирдек. Бу күрсәтмәне үтәмәү 100 мең сумга кадәр суд штрафы белән яный. Без күрсәтмәләрне үтәүне бик җентекләп тикшерә башладык, чөнки безгә халыктан шикаять килде бит, янәсе сездән нинди файда, сез штраф саласыз, ә идарәче компания барыбер эшне эшләми, диләр», - дип сөйләде Александр Тыгин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кайбер идарәче компанияләр штрафларга чумып ята инде. Мәсәлән, Түбән Камада «Әйбәт» идарәче компаниясе 929 мең сумга җәза алган, Чаллыда «Электротехников» идарәче компаниясе директоры 875 мең сум түләргә тиеш, Әлмәттә «Новация» УКЖД якынча 1,5 млн сум штраф җыйган һәм тагын аның директорына 228 мең сум штраф салынган. Казанда суммалар азрак: штрафлар саны буенча лидер Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе идарәче компаниясе директоры – 488 мең сумлык 13 карар.

Казанда булдыра алмыйлар, Әлмәттә теләмиләр

«Казанда күрсәтмәләрне үтәмәү еш кына проблеманың масштабларына бәйле – ремонт өчен гаять зур ресурслар кирәк, идарәче компания аларны табарга өлгермәгән. Ә менә Әлмәттә идарәче компанияләр бернәрсәдән һәм беркемнән курыкмый. Мәсәлән, Казанның «Уютный дом» идарәче компаниясе Гаврилов урамындагы №2 йорт буенча күрсәтмәне үтәмәгән. Анда яшәүчеләр фасадның җимерелүенә, су агызу белән авырлыкларга, җылылыкның тигез килмәвенә зарланган – барлыгы дистәләгән җитди тайпылыш, ә аларны төзәтүгә бик зур суммалар кирәк. Без аларга яңа күрсәтмә бирдек. Әлмәтнең «Новация» вәкиле судьяның йорт подъездындагы стеналар һәм түшәмнәр ни өчен буялмаган дигән соравынн әрсезләнеп: «Икътисади яктан файдасыз», – дип җавап бирде. Монда без идарәче компания директорын дисквалифкацияләү мәсьәләсен күтәрергә җыенабыз», - диде Александр Тыгин.

Ә халык ешрак идарәче компания эшеннән канәгать түгелме әллә ТСЖларданмы?

Монда нәрсәсе кызык: идарәче компанияләргә бертөрлерәк шикаять итсәләр, ТСЖлар белән алай түгел. Казанда 800 йорт ТСЖ идарәсендә, өчтән береннән даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә, йортлары белән беркем дә шөгыльләнми, рәис компетентлы түгел, дип зарланалар. ТСЖ идарәсендә булган 200 йорттан без 5 ел эчендә бер генә шикаять тә алмадык. Ягъни, кайберләрендә ызгыш-талаш булса, калганнары идеаль яши һәм барыннан да канәгать.

Фото: © «Татар-информ»

Төтен юлларын төзекләндерделәр

Кыш борын төбендә генә, 5 катлы йортларда газ колонкалары белән проблемаларын ничек хәл итәләр? Ә бит елның салкын вакытында алар кешеләрнең сөрем газы белән агулануына даими сәбәп булып тора. Бу ел башында газ хезмәткәрләре муниципаль хакимият ярдәме белән республикада Торак фондын дегазификацияләү программасын эшләтеп җибәрергә һәм йортларда газ колонкаларын, тулай торакларда газ плитәләрен тулысынча бетерергә тәкъдим иткәннәр иде.

Бәхетсезлек очраклары, чыннан да, арта. Узган елда шушындый 382 гадәттән тыш хәл булып, 50 кеше һәлак булса, быелның 8 аенда шундый 410 бәла-каза һәм 29 кеше һәлак буды. Төп сәбәпләре – төтен юллары һәм вентиляция эшендә тайпылышлар, төзек булмаган газ җиһазлары куллану, йортта яшәүчеләрнең газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозуы.

Республикада барлыгы 136 күпфатирлы йортта 1042 газ колонкасы сүндерелгән. Нигезе – төтен каналларындагы төзексезлекләр. Быел муниципалитетлар төтен каналларын капиталь ремонт программасына кертте. Республика буенча төтен юлларын ремонтлау 52 йортта булган, шуларның 37се – Казанда, алар кабул итү стадиясендә. Шулай ук йортларның бер өлеше подваллардагы индивидуаль җылылык пунктларына күчкән. Ләкин алар күп түгел.

Эш шунда ки, фатирда суны газ белән җылыту – иң куркыныч булса да, иң арзан ысул. Индивидуаль җылылык пунктлары кыйммәтрәк – җәй көне кайнар суның бәясе кубометры 400 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бөтен җирдә газ колонкаларыннан баш тартуга килгәндә, мин исә моның белән ашыкмас идем. Газ – ышанычлы ресурс, проблема җиһазның үзендә түгел, ә аңа хезмәт күрсәтүдә.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Иң яхшы яшеренү урыны – җир асты парковкасы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күптән түгел Түбән Камага булган массакүләм БПЛА һөҗүменнән соң Дәүләт торак инспекциясенә күпфатирлы йортларның подвалларында яшеренү урыннарын тикшерергә кушты. Тикшерү нәтиҗәләре бармы инде?

Без подваллары яшеренү урыны дип танылган берничә дистә йөз йортны тикшердек. Вентиляция, яктылык системасын, подвал идәннәренең коры булу-булмавын, дымлылыкны тикшердек, шулай ук подвалда тормыш өчен куркыныч инженерия – җылылык, кайнар су торбалары да булмаска тиеш. Бу подвалларның нибары 10 проценты гына вакытлыча яшеренү урыннарының техник таләпләренә туры килә. Бу аңлашыла да, чөнки гадәти торак йортлары подвалларының бервакытта да зур санда кешеләр кабул итү бурычы булмады. Подвалларның баскычлары да, ишекләре дә күп санда кешеләр узу өчен яраклашмаган. Гомумән, миндә күпкатлы торак фондында яшеренүнең бердәнбер яраклы ысулы – җир асты парковкалары дигән тәэсир калды. Алар бик зур, яхшы хәлдә, аларга эләгү җиңел, менә анда чыннан да үзеңне иминлектә хис итәргә мөмкин.

Фото: © Солтан Исхаков, «Интертат»

Чыганак: «Республика Татарстан», Дарья Субботина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар