Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йортлар вакланган агач һәм чүп өемнәренә әйләнгән: 28 кеше торнадо корбаны булган

news_top_970_100

АКШта көчле давыллар һәм торнадо аркасында 28 кеше һәлак булган, ярты миллион кеше электр энергиясез калган. Бигрәк тә Иллинойс һәм Кентукки штатларына зур зыян килгән. Бу хакта «accuweather.com» порталына сылтама белән «Российская газета» яза.

Көньяк-көнчыгыш Кентуккида 21 кеше һәлак булган. Торнадо йортларны һәм корылмаларны җимергән.

Видеолардан күренгәнчә, йортлар вакланган агач һәм чүп өемнәренә әйләнгән. Фотосурәтләрдә өзелгән электр линияләре, бөтен җиргә сибелгән автомобильләр һәм җиһазларны күрергә мөмкин. Авария бригадалары исән калганнарны эзләү һәм зыян масштабын бәяләү белән мәшгуль.

Милли метеорология хезмәте Кентуккида зур һәм гадәттән тыш куркыныч торнадо көтелүен хәбәр иткән була. Гомумән алганда, 12 штатта 700 меңнән артык йорт һәм предприятие электрсыз калган.

Кызыл Хач, кешеләргә сыену урыны бирү өчен, берничә приют ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100