«Йортлар һәм фатирлар минеке түгел, ә әтинеке»: Эдуард Закиров ни өчен тоткарланган
Суд Тикшерү комитетында район бүлекләренең берсен элек җитәкләгән Эдуард Закировка чик кую чарасын сайлады. Тикшерү аның күчемсез милке һәм йөзләрчә миллион сумлык берничә люкс автомобиле бар дип саный.

«Бездә 37 нче ел түгел, болар ни өчен эшләнә?»
Казанның Совет районы суды Татарстан башкаласының Идел буе районы буенча Тикшерү комитетының тикшерү бүлегенең элеккеге башлыгы Эдуард Закировны кулга алды. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр.
«Татар-информ» Эдуард Закировны җирле эшмәкәрдән зур суммада ришвәт алганда тотуларын язган иде. Тикшерү вакытында аның 400 миллион сумлык затлы милке булуы да ачыкланган. Милекләр арасында 3 йорт, 2 фатир, 3 парковка урыны, «Porsche Cayman» һәм «Jeep Grand Cherokee» автомобильләре бар.
Суд утырышы соңга калып башланды һәм берничә сәгать дәвам итте. Сүз биргәч, Эдуард Закиров, беренче эш итеп, интернетта үзе турында таралган ялган хәбәрләр турында әйтте.
«Матбугатта һәм Телеграм-каналларда язылган сүзләр дөреслеккә туры килми. Бу җинаять эше – тар даирәдәге кешеләрнең максаты. Минем ипотекага алынган фатирым бар, мин бөтен керемнәремнең декларациясен тапшырам, боларның барысын да карап була. Анда ниндидер «Jeep Grand Cherokee» турында язганнар, мин мондый марканы бөтенләй белмим. Бездә 37 нче ел түгел бит, болар ни өчен эшләнә?» – диде ул судта.
Судта тикшерү версиясе бик аңлаешсыз гына әйтелде. Аның буенча, элекке тикшерүченең гаебе шаһитлар күрсәтмәсе, карау беркетмәләре һәм башка материаллар белән дәлилләнә. Тикшерү фикеренчә, Закиров качарга, ә элекке абруен исәпкә алып, шаһитларга йогынты ясарга мөмкин, шуңа күрә аны СИЗОга җибәрергә кирәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, адвокатның бик күп сорау бирүенә дә карамастан, тикшерүче Закировка карата билгеләнгән төгәл гаепләүне әйтүдән баш тартты. Адвокат һәм тикшерүче арасындагы сорау-җавап рәвешендәге 40 минутлык «блиц»тан соң, Закиров һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан законсыз ачылган берничә җинаять эше (алар соңыннан гамәлдән чыгарылган) турында сүз баруы билгеле булды.
«22 июньгә кадәр сак астында калдыруны дәгъва итәбез, чөнки Закиров тикшерүдән качарга мөмкин», – дип белдерде гаепләү ягы.
Эдуард Закиров матбугат чараларында тасвирланган милекне аның бай әтисенеке дип ышандырырга тырышты. Закиров сүзләренчә, әтисенең кул астында 300дән артык кеше эшли. Үзенеке дип саналган өченче йорт турында ул берни дә белми булып чыкты.
Март аенда Эдуард Закировны эшеннән читләштерделәр, тикшерү материалларын Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга тапшырдылар. 23 апрельдә Закировны тоткарлаулары турында билгеле булды.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»
«Мин хәтта операциядән соң да тикшерүче янына килдем»
Эдуард Закиров үзенә белдерелгән гаепләүләрдә гаебен танымады. Адвокатларның бу дөньяда гадел хөкем урнаштыру турындагы фәлсәфи фикерләренә әверелгән кайнар бәхәстән соң, Закировны СИЗОга урнаштыру булды. Аның адвокатлары, Закировның хезмәткәрләре ачкан җинаять эшләрен гамәлдән чыгару бу дәрәҗәдә кырыс җәза бирү өчен нигез була алмый, диде.
Адвокатларның берсе сүзләренчә, республикадагы бөтен тикшерүчене диярлек, шул исәптән судта гаепләү ягын тәкъдим иткән тикшерүчене дә, шушы рәвешле СИЗОга урнаштырырга була. Адвокат Закировның һәм аның хезмәткәрләренең конкрет карарларын судка тәкъдим иткәнче кулга алуны туктатып торырга кирәк, диде. Тик суд, хәзер моңа зарурлык юк дип, карар чыгарды.
Адвокатлар берничә сәгать дәвамында, юридик нормаларга сылтап, Эдуард Закировны эзәрлекләүнең, шулай ук тикшерүченең белдерелгән гаепләүнең асылын аңлатудан һәм аны раслаучы документларны судка тәкъдим итүдән баш тартуының законсыз булуын аңлатырга тырышты. Ә моңа җавап итеп, тикшерүче теге яки бу документларны тәкъдим итүнең вакытлы булмавын һәм барлык кирәкле документларны судка инде тәкъдим итүен әйтте.

Фото: © Дмитрий Шатров / «Татар-информ»
Эдуард Закиров ачуын көчкә тыеп торды, суд берничә мәртәбә аның тикшерүчегә бирелгән сорауларын алды, ул берничә мәртәбә әлеге процесска туры килми торган сораулар һәм сүзләр әйтте.
«Минем вазифаларымны арттыру нидән гыйбарәт? Миңа беркем дә бу сорауга җавап бирә алмый. Әгәр тикшерүче судка кулга алу турында мөрәҗәгать белән чыккан икән, матбугат чаралары алдында сорау бирәм: кайда һәм нәрсә арттырдым мин?» – диде ул, әмма сорауны кире кактылар.
Ул тикшерүченең сорау алуга тиз генә килмәве турындагы сүзләрен кире кагарга тырышып караган арада, Мәскәүгә чәч күчереп утырту өчен баруын һәм бу хакта барысына да хәбәр итүен, ә берничә көннән яңадан тикшерү гамәлләре башкару өчен килүен сөйләде. Аның сүзләренчә, шушы хәлдән тыш, ул тикшерү гамәлләре өчен даими рәвештә үз теләге белән килеп йөргән.
Шулай итеп, суд Эдуард Закировны 2 айга сак астына алу турында карар чыгарды. Шуннан соң ярты сәгать узгач, суд Казанның Идел буе районы буенча Тикшерү бүлеге тикшерүчесе Евгений Скрипниковны 2 айга СИЗОга җибәрде. Ул үз вакытында Закиров белән бергә эшләгән һәм, тикшерү версиясе буенча, аның күрсәтмәләре буенча хезмәт вазифаларын арттырган.
«Татар-информ»нан Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде