Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йортка, нигезгә дога кылу үрнәге

news_top_970_100
Йортка, нигезгә дога кылу үрнәге
Фото: © "Татар-информ"

Кукмара мәдрәсәсе җитәкчесе, галим Ришат Курамшин «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә йортка, нигезгә дога кылу үрнәген яза.

«Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмимин... Әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлинәә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн. Аллааһүммә Раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм-мүбәәракәү-үә әңтә хайруль мүңзилиин. Йә рәхимле, шәфкатьле Раббым! Җирләр дә, күкләр дә, барча галәмнәр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр фәкать Синең кулыңда!

Йә Раббым! Теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләреңне иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне аласың...

Йә Раббым Аллаһ! Гомерне дә, саулыкны да, барча яшәү мөмкинлекләрен дә Син генә Үзеңнең фазыл вә рәхмәтең илә бирәсең. Менә шушы йортны (фатирны) да бу гаиләгә (гаиләбезгә) биреп, аларны (безне) зурладың, Үз Рәхмәтең илә бүләкләдең.

Йә Раббым, шушы нигезгә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүчеләрнең тәннәренә сихәт, җаннарына тынычлык, калебләренә һидәят нурын иңдереп, араларына өлфәт мәхәббәт салып, ил-көн тынычлыгында, кайгы-хәсрәт күрмичә, тигезлек белән яшәүләрен насыйп кыл...

Йә Раббым! Син – Хафиз (Саклаучы) дигән бөек исемгә ия булган олуг Яратучыбыз... Йә Аллаһ, шушы нигезне һәм бу нигездә яшәүче колларыңны барча начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәласеннән, су басуыннан, җил-давыллардан, каракларның начар ният-гамәлләреннән, шайтаннарның зарарыннан сакла, йә бөек Раббыбыз!

Йә бер Аллаһ... Шушы гаиләгә үз нигезләрендә сөенеп, шатланып, мул хәләл ризыклар белән ризыкланып, озын, матур, гыйбадәтле гомер яшәүләрен насыйп ит. Ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә. Раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтәү-үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә гәзәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәррахимиин», – дип яза Ришат Курамшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100