Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йорт юк, әнекәем, ничек куркыныч!»: Белгородта, шартлау булу сәбәпле, подъезд ишелгән

news_top_970_100
«Йорт юк, әнекәем, ничек куркыныч!»: Белгородта, шартлау булу сәбәпле, подъезд ишелгән

Белгородта күп катлы йортның подъезды шартлау сәбәпле ишелгән. Барлыгы 30 кеше каза күргән. Аларның берничәсе бик авыр хәлдә, берсе – сабый бала. Бу минутларга хәрабәләр астыннан 7 кешене чыгарганнар, 4 кеше һәлак булган. Хәрабәләр астында 20 кеше бар, дип фаразлыйлар.

Йортның җимерелгән мизгеле видеокамерага эләккән. Снаряд (ракета?) икенче кат тирәсенә эләгә, һәм бөтен подъезд ишелеп төшә. Шот язуынча, Франциядә ясалган, «AASM HAMMER» дип аталган, идарә ителә торган авиабомба атканнар. Шартлау подъезд янында була, күрәсең, иске конструкцияләр нык булмау сәбәпле, шартлау дулкыныннан подъезд тулысынча ишелеп төшә.

«Йорт юк, әнекәем! Ничек куркыныч!» – дип видеога төшерә шул шәһәрдәге бер хатын.

Кичә кич һәм бүген төнлә Украина Белгородны кабат утка тотты. Губернаторы Вячеслав Гладков «Бик авыр көн» дип язган. 85 йортта 300 фатирга, 14 предприятиегә, спорт комплексына, 4 шәхси йортка зыян килгән.

Ату вакытында 29 кеше яраланган, аларның 17се, шул исәптән 1 бала хастаханәдә ята, икесенең хәле бик авыр.

Хәзер хәрабәләрне чистарту бара. Йортның калган подъездлары да ишелү куркынычы бар, дип язалар.

12.35 сәгатьтә йортның түбәсе хәрабәләрне чистарткан коткаручылар өстенә ишелеп төшкән. «Шот», ике МЧСник зыян күргән, дип яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100