Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йорт иясеннән бала таптым, дия иде» – психиатрия бүлегендә күргәннәрем

Атнасына дистәләгән тапкыр үз-үзен җенси яктан канәгатьләндергән кызын табиблар кулына анасы тапшыра. Биредә кешеләрне караватка бәйләп дәвалыйлар, әмма кинодагыча ук куркыныч түгел... Медицина университеты студенты психиатрия бүлегендә практика узуын шулай искә ала.

news_top_970_100
«Йорт иясеннән бала таптым, дия иде» – психиатрия бүлегендә күргәннәрем
Фото: © «Татар-информ»

Психиатрия клиникасы – ябык һәм игътибарны тартып тора торган урын. «Казанские ведомости» журналисты Казанның шундый хастаханәсендә тәҗрибә туплаган студенттан андагы хәлләрне сорашкан. Булачак табиб психик чирләр, депрессиянең билгеләре турында, психотерапевтка кайсы очракларда соңламыйча мөрәҗәгать итәргә кирәген аңлатты.

«Мондый кешеләр психиатрия хастаханәсендә генә түгел»

Безне бер авыру хатын-кыз янына йөртәләр иде. Ул ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләшә, аны көчкә ишетәсең. Җаваплары да бер сүздән генә тора. Ягъни, ул бик басынкы кешене хәтерләтте. Мондый кешеләр психиатрия хастаханәсендә генә түгел, башка урында да бар инде алар. Беркайчан да аның акылга бәйле проблемалары бар дип уйламассың. Ул кеше белән дә яхшы гына сөйләшә, барлык сорауларга да логик эзлеклелектә җавап бирә, җаваплары дөрес. Укытучыбызның бер соравы аның күңеленә тиде:

Марья Ивановна, мин сезнең тормышыгызның шундый эпизодын беләм, сез күл янында эскәмиядә төне буе утырып чыккансыз. Чыннан да шулай булдымы?

Сорауга ул уңай җавап бирде. Аннары укытучы аннан ни өчен шулай эшләгәнен сорады. Бу хатын, ишетелер-ишетелмәс кенә:

Батып үләсем килде, – диде.

Минем эчемдә нәрсәдер коелып төшкән кебек булды. Бу авыру хатын психиатрия циклында дәваланучы, мин күргән беренче пациент булды. Ягъни, кешедә депрессия шулкадәр көчле, ул төне буе селкенмичә эскәмиядә утырып чыккан, чөнки куркыныч адымга батырчылык итмәгән. Бу пациент берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга маташкан булган инде.

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

«Улым туды, Иисус Христоска әверелде»

Хәзерге вакытта «миндә панические атаки» яки «миндә депрессия» дию модага әйләнде. Мин «алай булмый» дип әйтмим, ләкин бу сүзләрне бик сак кулланырга кирәк, чөнки реаль депрессия – ул бик куркыныч нәрсә.

Ягъни, күл янында утырган хатынны мисалга алсак, ә депрессия фонында күпме кеше үз-үзенә кул салган, күпме кешене коткарып калганнар? Бу – бик куркыныч статистика. Шуңа күрә, мондый җитди сүзләрне юктан гына әйтергә ярамый, дип саныйм.

Шизофренияле бер хатын-кыз бар иде. Анысы бик буталчык, бөтенләй бәйләнешсез сөйли. Ул: «Мине кадаклаганнан соң, улым туды, улым Иисус Христоска әверелде», –  дип сөйләде. Ул моны бертуктатмый кабатлый.

Бу хатынның үзе уйлап чыгарган «сөяркәсе» дә бар. Үзе ул аны «домовой» (йорт иясе) дип атый. Хатын-кыз шул уйлап чыгарган йорт иясе белән җенси мөнәсәбәтләрдә торуын әйтә. Аңлагансыздыр: аның беркеме дә булмаган, бары тик ул атнасына берничә дистә тапкыр үзен үзе җенси яктан канәгатьләндергән. Аның әнисе моңа борчылып, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Хәзер ул авыруны дәвалыйлар, ул әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырмый.

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

«Куркынычларын караватка бәйләп куялар»

Психиатрия хастаханәсе – гадәти дәвалау учреждениесе, ә тышкы яктан гадәти хастаханә кебек. Тәрәзәләрдә рәшәткәләр торса да, алар бит бик күп биналарда да бар.

Кешеләр үзләрен бик матур тота. Безгә кешеләргә зыян китерми торган пациентларны күрсәтәләр иде, ә алар төрле булырга мөмкин. Персонал өчен һәм башка авыручылар өчен куркыныч тудыручыларны караватларга бәйләп куялар. Бәйләүнең махсус ысулы бар, алай бәйләгәндә, пациент үз-үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерә алмый.

Кешеләргә «смирительный» күлмәкләр киертмиләр, алар белән экспериментлар уздырмыйлар. Психиатриядә авыруларга бик яхшы мөнәсәбәт. Мин үзем өчен шуны аңладым: авыру кешеләр дә – шундый үк кешеләр.

Психиатрия хастаханәләре, алардагы экспериментлар, дәвалау алымнары турында куркыныч фильмнар карарга яратам. Чын тормышта кинодагы кебек түгел. Кешеләр психиатрия хастаханәләреннән курыкмасын иде, кинодагыларның барысы да – миф.

«Күзләренә күренә» башлагач кына эләгәләр»

Нигездә, кешеләр психик чирләрне дәвалау хастаханәсенә шизофрения яки алкоголизмның иң катлаулы төре белән эләгә, ул чакта кешенең «күзенә күренә» башлый. Мондый урыннарга кешеләр «мания величия» яки «мания преследования» кебек чирләр, депрессиянең катлаулы төре, аутизм, шизофрения, деменция, психик үсешнең тоткарлануы кебек авырулар белән килә.

«Дисморфобик синдром» дигән чир бар. Аны яшүсмер чакта бик күпләр кичергәндер. Гади генә итеп әйткәндә, көзгедән үз-үзеңә ошамау. Гадәти очракларда болар барысы да физиологик яктан уза: ошамый икән – ошамый. Бала ашавын чикләп, калорияләр санап маташмый. Шулай узып китә.

Ә бу синдром җитди дәрәҗәгә күчсә, яшүсмер, симермәс өчен, калория саный башлый, үз-үзен костыра, ашамый. Боларны алар бик каты яшерә, күрсәтмәскә тырыша. Болар – яшүсмерләр депрессиясенең башлангыч чоры булырга мөмкин. Яшүсмерләр депрессиясе демонстратив рәвештә үз-үзенә кул салуга омтылу, аннары чынлыкта да үлем белән төгәлләнергә мөмкин.

Шизофрения чире очрагында исә кеше үз эченә бикләнә. Сәер нәрсәләр белән кызыксына башлый. Элегрәк яхшы мөнәсәбәтләрдә булган якыннарыннан ераклаша. Еш кына кешеләр моны үзләре аңламый, үзгәрешләрне туганнары күреп алырга мөмкин. Депрессия кешене үз-үзенә кул салуга кадәр китереп җиткерергә мөмкин. Әгәр дә кешедә шизофрения булса, башка кешене үтерергә дә мөмкин.

Психиатрия хастаханәсенә кешеләрне бик еш очракта туганнары китерә. Авыру кеше үзенең чирләренә чыдый алмый башлагач кына үзе килә. Тик чирләр бик кискенләшкәч кенә мөрәҗәгать итәләр, мәсәлән, авыру башка кешеләр алдында ниндидер сәер гамәлләр кылса.

Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Психиатрга мөрәҗәгать итү өчен сәбәпләр

Психиатрга мөрәҗәгать итү өчен төп сәбәпләр – алкоголь һәм наркотикларга бәйлелек. Бу чирләрдән кеше үзлектән генә берничек тә арына алмый диярлек. Бу авыруларның нәтиҗәсе бик җитди – кешенең шәхесе үзгәрә.

Деменция – хәтерне югалту, яңа мәгълүматны үзләштерә алмау, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, игътибарның начарлануы һәм абстракт фикер йөртүнең бозылуыннан башлана. Бу билгеләрне вакытында күреп алырга һәм кешене психиатрга күрсәтергә кирәк. Әлбәттә, болар башлангыч этапта ачыкланса, бу – авыруны көчәйтмәскә мөмкин.

Шулай ук «Все еще Элис» фильмын карарга киңәш итә алам, ул авыруның үсешен яхшы күрсәтә. Шулай ук Энтони Хопкинс уйнаган «Отец» фильмы да бар, ул дөньяны деменция белән авырган кеше күзлегеннән күрсәтә – авыручы үзенең фатирын, туганнарын танымый башлый. Бу – бик тәэсир исә торган, күп сорауларга җавап табарлык кино.

Шахерезада Корбанова

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 октябрь 2022
    Исемсез
    Дөнья киң һәм катлаулы...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100