Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөргән кызын үтереп, иттарткычтан чыгарган кеше махсус операциядән кайткан

news_top_970_100
Йөргән кызын үтереп, иттарткычтан чыгарган кеше махсус операциядән кайткан

Пермьдәге 59.ru порталы куркыныч җинаять өчен төрмәгә җибәрелгән кешенең азат ителүен яза. Сүз Губаха шәһәреннән Дмитрий Зеленский турында бара.

Дмитрий икенче Чечня сугышында катнаша. Ул яралана, госпитальдә 27 яшьлек Татьяна Мелехина белән таныша. Ул бу вакытта өйләнгән була, аерылыша, Татьяна аның янына Пермьнән күченеп килә. Бераздан кыз, аны ташлап, Пермьгә кайтып китәчәген әйтә, әмма шушы уйларын әйткәннән соң юкка чыга. Бу 2018 елда була. Зеленский кызны сораучыларга аны өенә – Пермьгә кайтарып куйганын әйтә, әмма бераздан үтергәнен таный. Дмитрий әйтүенчә, кызга Дмитрийның дусты ошамаган, һәм ул тавыш чыгарган, ә ул, ярсып китеп һәм көчен чамаламыйча, аны буып үтергән. Үтергәнен яшерү өчен Пермьгә барып кайткан. Төп дәлилне – мәетне яшерү өчен, аны иттарткычтан чыгара, өч пакетка тутыра һәм елгага ыргыта.

Кызның туганнары әйтүенчә, ул судта үзен бик агрессив тота, кызның әтисенә «шундый кыз тәрбияләгәнсең» дип әйтә. «Кызга ошамаган дустым» дигән кеше судта бу кызны бөтенләй күрмәвен һәм үзенең бу әйбергә бернинди катнашы юклыгын әйтә.

2019 елда суд Зеленскийны 11 елга утырты. 2022 елда Дмитрийның әнисе улы белән элемтә югалганын әйтә, аннары ул таныш түгел номердан шалтыратып, махсус операциядә, Луганскида булуын әйтә. 59.ru хәбәр итүенчә, Зеленский, хәрби хезмәтен тәмамлап, ярлыкау алган. Хәзерге вакытта ул Антрацит шәһәрендә яши икән. Әнисе улының тешләрен дәвалаячагын, аннары Анапага китәчәген әйткән. Губахага әлегә кайтырга җыенмый икән, чөнки апасы кайтмауны үтенгән, туганына эшләгән җинаятьне ул «коточкыч хурлык» дип атаган.

Дмитрийның элекке хатыны кызын әбисе янына алып килми икән һәм фамилиясен дә алыштырган.

Дмитрийның әнисе улын дөрес ярлыканган дип саный, «чөнки ул үкенә» дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100