
Харис – һәрвакыт мәхәббәткә башы-аягы белән чума, еш кына ялгыш адымнар ясый торган кеше инде. Ул башта Әлфия белән танышты, озак кына аның белән йөрде, күңелләре берләшкән кебек булды. Алар айга бер тапкыр булса да очрашып йөрделәр, куллар-кулга тотынышып, шәһәр урамнарын иңләделәр. Бар да матур иде.
Әмма алар арасында зур ераклык ята. Харис Краснодарда, Әлфия исә Петербургта яши.
Башта алар бу ераклыкка каршы торырга тырыштылар, көн саен сөйләштеләр, хатлар яздылар. Әмма вакыт үткән саен, Харисның күңелендә шикләр туа башлады. Әлфиягә булган хисләр сүрелә, мәхәббәт сүнә бара.
Шул ук вакытта янәшәсендә Мәликә пәйда булды. Ул гел янында, күңелсез чакта көлдерә белә. Харис уйлап та тормый, Мәликә белән яши башлады. «Яңа бәхет», – дип үзен ышандырды ул.
Әмма Мәликә белән мөнәсәбәтләр буш, мәгънәсез иде. Ул матур итеп киенә, сөйләшә белә, әмма җылылык юк. Харис аны янында тотуны гына җайлы дип тапты. «Менә, еракка барырга кирәкми, һәрчак янәшәмдә», – дип тынычландырырга тырышты ул үзен.
Әмма күңелне алдап булмый. Ул һәр көн саен Әлфияне искә төшерде. Аның елмаюын, тавышын, күз карашын сагынды. Дуслары да Мәликәне кабул итмәде. «Бу кыз синең өчен түгел, Харис», – диде алар.
Гаиләсе дә Мәликәне яратмады. «Әлфия сине чынлап ярата иде, ә моның белән бәхетле була алмассың», – дип кисәттеләр.
«Мин нинди ахмак булганмын, үз бәхетемне кулдан ычкындырганмын», – дип үзен битәрләде Харис.
Янәшәсендә Мәликә булса да, аның күңелендә бушлык. Төннәрен уянып китеп, Әлфияне сагынды. Ул үзенең иң зур ялгышын аңлады: сөйгәнен башка берәү белән алыштырырга тырышкан икән.
Бу – мәхәббәт түгел, ә бары тик гадәт кенә.
Харис үзен гаепле хис итте. «Мин аңа авырлык китердем, ышанычын югалттым, әмма мин аны һаман яратам», – дип уйлады ул.
Ул Петербургны яратмый иде. Салкын, соры һава, чит кешеләр… Әмма анда Әлфия яши иде.
Ул йөрәген тыңлап, юлга җыенды. «Мин аның янына барып җитәрмен, йөрәгемдәге хисләрне әйтермен», – диде ул.
Харис поездга утырганда, йөрәге дөп-дөп типте. Аның күз алдына Әлфия килеп басты: күзләрендә нур, тавышында ягымлылык. Тик ул белә: Әлфия аны кабат кабул итмәскә дә мөмкин. Аның йөрәгендә рәнҗү, авыр хатирәләр калгандыр. Әмма Харис моңа әзер иде. Ул барыбер барып җитәргә тиеш, чөнки башкача булдыра алмый.
Күңелендәге бушлыкны бары тик Әлфия генә тутыра ала. Ул аның янында чын бәхет тапкан иде. Мәликә белән кичергән көннәре – ялгыш һәм үкенеч кенә булып калды.
Поезд тәгәрмәчләре тыкылдап барганда, Харис киләчәк турында уйлады. Ул үткәннәрне төзәтә алмас, әмма киләчәк өчен көрәшә ала. Әлфиянең күзләренә карап: «Мин сине яратам», – дияргә теләде ул.
Петербург аны салкын һава белән каршы алды. Әмма Харис күңелендә җылы тойды: ул мәхәббәтенә таба атлый иде. Ул ишек төбенә килеп басканда, йөрәге тагын да катырак типте. Әлфия ишекне ачты, аларның карашлары очрашты.
Харисның күзләрендә үкенеч һәм сагыну, Әлфиянең күзләрендә – аптырау һәм кырыслык иде. Шул мизгелдә Харис аңлады: мәхәббәт өчен көрәшү җиңел булмас. Ләкин ул чигенмәячәк.
«Мин сиңа кире кайтырга телим. Мин ялгыштым. Мин һаман сине яратам», – диде ул, тавышы калтырап.
Әлфия дәшмәде, әмма аның күзләрендә яшь бөртекләре күренде. Хариска бу – кечкенә өмет булып тоелды. Ул белә: бары вакыт һәм түземлек кенә аны бәхетенә якынайтачак. Һәм ул көтәргә дә, көрәшергә дә әзер иде. Аның өчен бүтән юл юк иде. Мәхәббәте аны яңадан яшәтә, көч бирә.
Харис үзенә сүз бирде: ничек кенә булмасын, ул Әлфиягә мәхәббәтен кабат исбат итәр.
Ә бу көз – алар өчен яз булырга мөмкин...