Кардиолог Марсело Биттенкурт йөрәктә яман шешнең иң киң таралган симптомын атады. Бу турыда «Радио 1» хәбәр итә.
Биттенкурт билгеләп үткәнчә, йөрәктәге яман шеш кан белән тәэмин ителешне боза. Бу исә тын кысылуга китерә, ул физик көч килгәндә дә, тыныч хәлдә дә барлыкка килергә мөмкин, дип ассызыклады табиб.
Тын кысылу симптомы йөрәк-кан тамырлары системасының күп кенә авыруларына хас, шуңа күрә йөрәк рагын диагностикалау кыенлаша, дип искәртте табиб.
Шуңа бәйле рәвештә кардиолог озак вакыт тын кысылудан интегүче, күкрәк авыртуы, йөрәк тибеше ешаю, аяклар шешү, сәбәпсез ябыгу һәм төнге тирләү бергә күзәтелгән кешеләргә тикшеренү узарга киңәш итә.