Азат Фазлыев, мәрхүмә әнисенә багышлап, «Күктә син, әни» дигән җыр яздырган. Әлеге җыр якыннарын югалткан бер генә кешене дә битараф калдырмаган.
«Бигрәк үзәкне өзгеч, ничекләр җырлый алдың, балакаем», «Йөрәкләрне ярып керә», «Сагындыра шул әниләр. Йөрәкләр әрнеде. Ходай сабырлык бирсен барыбызга да. Урыннары оҗмахта булсын», «Азат, ничәнче кат ачып карадым. Хәсрәтне йөрәгегез аша үткәреп башкарасыз. Мең рәхмәт бу җыр өчен», «Азат, бик матур җыр. Беләм, әниегезне сагынасыз», «Җырыгыз тагын елатты инде. Әнием безне ташлап киткәннән соң йөрәгемдәге яралар төзәлми. Еларга ярамый, дисәләр дә, күз яшьләрен тыеп калып булмый. Бик авыр әти-әниләрне югалту», «Әтиегезне саклый күрегез, берүк», – дип комментарийлар яза аңа тамашачысы.
Җырчының әнисе моннан 3 ел элек яман чирдән вафат булды.