Чаллыдагы танылган тренер Гомәр Нуруллин йөрәгенә катлаулы операция ясаткан.Операциядән соң ул яңача яшәргә өйрәнгән, озак вакытлы тернәкләндерү курсын узгач, үзенең гадәти тормыш режимына кайткан.
Хәзер аны еш кына дачага барганда, шәһәр проспектларында һәм шәһәр янында күрергә мөмкин. Көненә 20-30 километр юл үтә.
«Табигатьтә көн саен рәхәтләнеп йөрергә әзер, әмма еш кына яңгырлар комачаулый, – ди Гомәр Захарович. – Ике тәгәрмәчле велосипед дустымнан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, чөнки 40 ел «Яр Чаллы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшләдем. Ә гомуми стаж – 59 ел, чөнки балачактан ук велосипедта йөрим».
4 ел элек аңа операция ясатырга туры килә. Әлбәттә, бу чорда хобби турында онытырга туры килгән.
«Ярты елдан соң яңадан велосипедыма утырган көн – минем өчен иң бәхетлесе булды, – дип хис-кичерешләрен яшерми әңгәмәдәш. – Яшәешне кичектереп торып булмый, һәм минем өчен велосипедта йөрүне бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Фитнес-залларга һәм бассейннарга йөрү җитди финанс чыгымнары таләп итә. Аларга һәрвакытта да җәяүләп барып җитеп булмый. Ә 2 тәгәрмәчле машина минем гел кул астында. Миндә алар икәү, алар төрле класслы. Берсен 10 ел элек сатып алдым, ә икенчесен, кулланышта булганын, күптән түгел генә».
Хәзер ул 2 көн шөгыльләнә, 1 көн ял итә. Чыныгу ярдәм итә, тын кысылу азрак, буыннар азрак авырта, ди.
Шунысы кызык: йөргәндә, ул махсус аяк киеме куллана.
«Элек барысы да шипланган велоаяк киеме сайлый иде, – дип аңлатты безнең әңгәмәдәш. – Хәзер мин профессиональ узышчылар белән тигез педаль-автоматларда йөрим. Педальләргә рәхәтләнеп басым ясый алам һәм велосипедта ике яклы чәнечкеләр баткан кроссовкаларда йөрим, бу – тизлекне арттыра. Миңа шосседа җиңел узыш велосипедында да йөрергә ошый!»
Гомәр Нуруллин хәзер үзен яхшы хис итә һәм башкаларга да сәламәтлекләрен ныгытырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Ул әле үзенең спорт карьерасы турында мемуарлар да яза. Искә төшерер нәрсәләре бар…
Нигә өлкән яшьтәге кешеләргә велосипедта йөрергә кирәк? Белгеч фикере
«Велосипедта йөри башларга бервакытта да соң түгел, – ди табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Венера Гыйльфанова. – Даими рәвештә велосипедта йөрүчеләр үзләренең гомерен озайта. Даими физик күнегүләр стрессны киметә һәм депрессиядән котылырга ярдәм итә».
Шундый мөһим момент та бар: велосипедта йөрү когнитив тайпылышлар – хәтер югалту яки начарлану, Альцгеймер авыруы яки деменция куркынычын киметүнең бер ысулы булып тора. Кеше велосипедта йөргәндә, аның тәне югары йөкләнеш белән эшли, баш мие кислород белән актив туена. Бу баш миенең хәтер өчен җавап бирә торган өлешен – гиппокампны стимуллаштыра. Шуңа күрә велосипедта йөрү хәтер бозылу белән бәйле авыруларны булдырмый калырга теләгән кешеләргә киңәш ителә. Шулай ук ул инсульттан яки йөрәк өянәгеннән соң тернәкләнүчеләргә тәкъдим ителергә мөмкин, шул ук вакытта алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
«Челнинские известия»дан Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде