Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәккә — ачкыч (Әхәт Сафиуллин)

“Казан утлары” журналының 1993 елгы май саныннан алынды.

news_top_970_100

Халык бик начарланды бит әле, җәмәгать: тел кашырга ярата. Берәр нәрсә теленә кердеме, өзелгәнче шуны чәйни. Менә минем дә «Хатын аеручы Гафиятулла» дигән данымны тараттылар.

Соң, ул хатын аеруларның сәбәпләре бар бит, югыйсә. Лыгырдап йөрүен йөриләр, ә менә аңларга теләмиләр...

Беренче хатыннан башлыйк. Өйләнешеп, пар сандугачлардай гына яшәп ятканда, миңа җир участогы биреп куйдылар. Менә шунда өй әмәлләргә кирәк иде. Моның бик тә зур эш икәнен башына төшкәннәр генә белә торгандыр. Менә кайда икән ул мәшәкать дигәннәре! Алай да, анда чаба, монда йөгерә торгач, бүрәнәләр юнәттем. Өйне әнә шул бүрәнәләрдән бастырып куярга иде исәп.

Берсе — үземә, икенчесе хатынга булыр дип, ике балта сатып алдым. Мондый авыр заманда бу эшкә кеше яллап булмас, мин әйтәм, ыштансыз калырбыз...

Килдек бакчага. Менә шулай, шулай, җанкисәгем, дим хатынга, менә сиңа балта, уч төпләренә төкерешеп, шушы йортны салып куйыйк әле. Авырлыгы да, рәхәте дә үзебезгә булыр.

Менә шулай тәмле тел белән, йомшак кына итеп әйттем. Чөнки хатын-кыз белән ничек сөйләшергә кирәк икәнен беләм мин! Хатын-кыз йөрәгенә ачкыч таба белергә генә кирәк!

Суздым мин карлыгачыма балтаны. Күрсәгез иде, нинди балга бит әле! Күршем чәч алырдай итеп кайрап бирде.

Хатын балтаны кулына алды да әйләндерә-әйләндерә караpга кереште. Әйтерсең, гомерендә күрмәгән нәрсәсе. Шулай гажәпләнеп карап-карап торды да атып ук бәрде балтаны.

 Мин кулыма балта тотып, бура бурар өчен чыктыммыни кияүгә? Ирләр эше ич бу! – дип, елап та жибәрде жанкисәгем.

 И-и. болай эш бүлә башлагач, булмады инде бу, дим эчтән генә. Булырга охшамаган. Хәзер бездә, монысы ир-ат эше, монысы хатын-кыз эше, дип аерып юрасы юк. Барыбыз да тигез хокуклы ич!..

Күпме генә аңлатып карасам да, карлыгачымны кулына балта алырга күндерә алмадым. Йә, әйтегез, мондый хатын белән ничек тормыш итмәк кирәк?! Менә шуннан соң, үлеп яратсам да, аерылышырга туры килде.

Хатынның икенчесеннән дә уңып булмады. Шулай беркөнне ванна бүлмәсеннән атылып килеп чыкты бу.

— Ни булды, - мин әйтәм, - нигә шулай очынасың?

Безнең ванна торбасы ага икән ич, Гафиятулла! Тизрәк берәр чарасын күрергә кирәк, астагы фатирны су басуы мөмкин, — ди бу миңа.

Монысын аңлыйм, дөрес борчыла, кәнишне. Тик хәзер кимчелекне күрсәтүчеләр, житешсезлеккә бармак белән төртүчеләр бик күбәеп китте бит әле. Җиң сызганып, эшләргә атлыгып торучы гына юк. Безгә менә шунысы кирәк аның хәзерге заманда. Андый-мондый нәрсә күрдеңме, тот та эшләп куй син аны, алай бик акыллы икәнсең. Менә булырсың кеше! Карлыгачыма әнә шундыйрак фикер әйттем.

Юкка чәчрәп йөргәнче ал да эшләп куй әле шуны, жанкисәгем, - дип тә өстәдем.

Җайлап, йомшак кына итеп әйттем. Чөнки хатын-кыз белән ничек сөйләшергә кирәк икәнен аңлыйм. Алар, күгәрчен гөрләгәндәй, йомшак ташвы белән әйткәнне яраталар.

Балконда сумалалы бау булырга тиеш. Тыгызлагыч тимере дә, чүкеч тә шунда, - дип күрсәтмә дә бирдем хатынга.  Эзләп, вакыт уздырмасын, мин әйтәм.

Шулай дип әйтүем булды, нишләптер тораташтай катты да калды минем карлыгачым. Керфекләрен челт-челт иттереп, тик миңа карар тора!

 Бу синең эш, ал да тыгызла! Минем эш - юу, җыю, пешерү, - диде ул аннары.

Монысы белән дә аерылырга туры киләчәген менә шул минутта аңладым. И-и, дим үз эчемнән,  болай үзара эш бүләргә калгач, булмый инде! Икең дә бер уй белән яшәмәгәч, тормышмыни?! Өзелen яратсам да, нишләмәк кирәк... Хак Тәгалә бергә яшәргә язмаган, күрәсең.

Өченче хатынны... Тукта, анысы белән араны ни өчен өздем әле? Ә-ә хәтерләдем. Эш болай булды.

Беркөнне шулай безнең авыл шоферы килеп керде. Әни аның артыннан ике капчык бәрәңге биреп җибәргән икән, рөхмәт төшкере! Хәзерге көндә моның нинди байлык икәнен әйтеп торасы да юктыр.

Телевизордан «Ну, погоди!» дигән мультфильм карап утырган чагым иде. Күргәнегез бардыр, би-ик кызык нәрсә бит! Шуңа күрә ахырына кадәр карап бетерәсе килде. Ике генә капчыкны хатын үзе да алып менәр әле, дим эчтән генә.

 Алып мен инде шуларны, бәгърем! - дидем мин карлыгачыма.

Кычкырмадым, матур гына, йомшак кына итеп әйттем. Чөнки хатыннар белән сөйләшә беләм мин...

Йөз чакрымнан артык җир үтеп ишегалдыбызга килеп җиткән шул «кыр тәкәләрен» шатланып кына алып менәсе бит, югыйсә! Берәр юньле хатын булса, кушмыйча дa чыгып чабар иде. Ә минеке - юк! Идән юып яткан җиреннән чүпрәген тотып бәрде дә, ике кулын биленә куеп, миңа текәлде. Күзләре ялт-йолт килә. Шулай афишага баккан кәҗә кебек карап торды да:

 Уйлап кара әле, ахмак, бу синең эш түгел микән? Бишенче катка капчык ташырга, әллә мине үгез дип беләсеңме?! – диде.

Менә бит нинди да хатыннар да очрый дөньяда. Кеше алдында сиңа шулай дип торсыннар әле! Жир ярылса, җир тишегенә кереп китәрсең. Якташым шуны авылга кайтып сөйләсә?! Адәм ыстырамы бит.

 И-и, дип уйладым эчтән генә, монысыннан да уңмадым. Аерылышам! Дөньяда җүнле хатын-кыз беткәнме әллә?! Үз тиңемне тапмый калмам әле!

Озак эзләргә туры килмәде, таптым бит, әй! Дөрес, монысы үземнән олырак яшьтә. Аның каравы, ярата да, сөя дә белә, яратуы көчледер, күрәсең. Гел үз янында гына тотар иде инде менә. Кичләрен эштән каршы алырга килә, бәгырькәем. Уңга да, сулга да кагылмыйча, туп-туры өйгә кайтабыз. «Сагындым», - ди. Дөрес, тайпыласы килгән чаклар бар, әлбәттә. Кайчак сыра эчәргә кагыласы килә. Ләкин - юк! “Сыра бавырны черетә”, - ди хатыным. Анысы дөрестер. Әллә ниткән цирроз авыруы турында үземнең дә ишеткәнем бар.

Аннары хатынымның монысы чисталыкны бик ярата, кәнишне. Шуңа күрә арыдым дип тормыйм, соң дип тормыйм, эштән кайтып керүгә, һәр кич саен идән юарга туры килә. “Йокларга үзебезгә рәхәт булыр”, - ди сандугачым. Дөрес әйтә: шундук сизәм, кайбер көннәрдә идән юып бетерүгә сабый бала шикелле йокыга китәм. Тор, арысланым, ашарга берәр нәрсә әмәллә инде, дип үбеп тә ала шунда. Торам, яныңда шулай дип хәләл җефетең биеп торганда ничек йоклап ятасың ди?!

Әй, үлә инде мин пешергәнне яратып. Дөрес, аның белән кавышканчы үзем дә берни пешерә белми идем. Рәхмәт төшсен, иренмәде, өйрәтте.

Шуның аркасында хәзер бик күп нәрсә эшли беләм. Керен дә юам, үтүклим дә. Хәтта кайчакта вак-төякне ямаштыргаларга да туры килә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигәннәр бит.

Кыскасы, пар күгәрченнәрдәй чөкердәшеп торабыз шушы хатыным белән. Кешеләр көнләшерлек, мин сиңа йтим. Әйтәм бит, хатын-кыз йөрәгенә ачкыч таба беләм, дип...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100