Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәк өзгеч җыр» - Зифа Нагаева мобилизацияләнгәннәргә багышлап җыр иҗат иткән

news_top_970_100
«Йөрәк өзгеч җыр» - Зифа Нагаева мобилизацияләнгәннәргә багышлап җыр иҗат иткән
"Татар-информ" архивы

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева илебездә өлешчә мобилизация башлангач, көн кадагына суга торган җыр язган. «Бу – минем җан авазым. Бүгенге көндә мин илем белән бер дулкында. Шул хисләремне «Ничәү очты, шулай кайтыгыз!» дигән җырыма салдым», – дигән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырның шигырен дә, көен дә Зифа ханым үзе язган. Ул социаль челтәрдә җырны үзе башкарган демо вариантын да, шулай ук Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков башкаруында да куйган.

Тамашачылар «үзәк өзгеч җыр» дип кабул иткән яңа җырны һәм барысы да җырдагыча теләктә калган.

«Халык сүз белән әйтеп бетерә алмаганны Зифабыз, hәрвакыттагыча моң белән җиткерде. Рәхмәт, Марат Шәйбәков башкаруында бигрәк отышлы яңгырый»,

«Чын иҗат кешесе илдәге вакыйгалардан читтә кала алмый шул... Йөрәктән саркып чыккан җыр бу... Дога булып барсын! Амин, шулай булсын, ничәү очкан, шул кадәрле әйләнеп кайтсыннар берүк!», – дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100