Җырчы Динә Латыйпованың яшьлек дусты вакытсыз гүр иясе булган. Бу авыр хәбәр белән ул социаль челтәрләрдә уртаклаша.
«Эх, кызый! Йөрәк өзгәләнә, күңел ышанмый. Иртәрәк иде бит әле. Рәмзия Расыйх кызы Йосыпова. Бер сыйныфта, бер парта артында утырдык, беренче хәрефләрне бергә язарга өйрәндек. Бер урамның күрше кызлары без. Кич утыру урыныбыз да сезнең капка төбе иде.
Эх, кызый, синең якты күңелең, кыңгырау чыңыдай янгыратып, башкаларны иркәләп көлүең… Хуш, дустым, балачак, яшьлек ахирәтем», – дип саубуллашкан Динә Латыйпова аның белән.