Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһаншаның якын туганы вафат булган.
«Китәләр… Йөрәк елый, сызлый… Инде бүген иң яраткан, мине, бала чагымда, сагынуларына түзә алмыйча, Арчадан Күәмгә «урлап» алып киткән Фирдания апа да җомга иртәсендә вафат булган.
Минем экраннарда чыгуымны көтеп алып, бар эшен ташлап, бирелеп карый иде. Аннан, шатлыгыннан елый-елый миңа шалтыратып, хисләре белән уртаклаша иде. Хәзер менә мин елыйм… Авыр туфрагы җиңел булып, урыны оҗмах түрләрендә булсын», – дип язды артист үзенең шәхси блогында.
