Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәк әрни, нык булыгыз» – Халык Кама Тамагында виноград үстерүче фермер өчен кайгыра

news_top_970_100
«Йөрәк әрни, нык булыгыз» – Халык Кама Тамагында виноград үстерүче фермер өчен кайгыра
Фото: социаль челтәр

Кама Тамагында виноград үстерүче Айрат Ямалетдинов социаль челтәрдәге сәхифәсендә югалтулары белән уртаклаша. Ул виноград һәм виктория үсә торган басуда йөри.

Кышны исән-имин чыккан виноград куакларын май салкыннары әрәм иткән. Бер ботактагы 2 бөре өшесә, калган 2се исән калган. 5 см арадагы бөренең берсе салкын, юеш, икенче бөре исән калган. Әлегә фермер бу хәлне аңлап бетермәвен әйтә.

«5 майда иртәнге сәгать 5тә –4 градус. Икенче ел рәттән иртә килгән яз безгә зур зыян китерә. Гадәти язгы салкыннарны бакча кичерә иде, әмма кырау өшетә. Икенче кырау виноградның калган үсентеләрен дә өшетеп бетергән. Викториянең чәчәкләре дә өшегән. Мин генә түгел, күп бакчачылар беренче эре җиләкләрдән мәхрүм калды», – дип сөйли бакчачы.

Комментарийларда «виноград үсентеләрен каплыйсызмы» дип сораучыга «гадәттә каплыйбыз, ә узган ел өлгермәдек һәм кар астында гына калдырдык, капланганнары исән калган» дип җавап биргән бакчасы.

«Татарстанда виноградчылар – ул фантастика. 5-6 куакны аңлыйм инде. Әмма кыры белән виноград утырту – рискка бару»;

«Коточкыч! Мин сезне аңлыйм»;

«Әле монда помидор өчен кайгырып ятабыз, ә сезнеке бигрәк зур хезмәт җилгә оча бит»;

«Йөрәк әрни! Айрат, нык булыгыз!»;

«Айрат, бик кызганыч. Яңадан үсентеләр чыгарырлар, дип өметләнәсе генә кала»;

«Сүз юк, йөрәк әрни», – дип, Айрат Ямалетдиновка сабырлык телиләр.

Айрат Ялалетдинов тумышы белән Чувашстан республикасыннан. Ульянда, Казанда яшәп ала ул. Виноград үстерү өчен, Айрат гаиләсе белән Кама Тамагы районына күченеп кайта. Ул 2016 елдан бирле виноград үстерү белән шөгыльләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100