Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөрәгемне өзгәләдең!» – Көнче ир хатыны белән нәни кызын үтергәнен диктофонга яздырган

news_top_970_100
«Йөрәгемне өзгәләдең!» – Көнче ир хатыны белән нәни кызын үтергәнен диктофонга яздырган
https://oren.sledcom.ru

Оренбург өлкәсендә 3 яшьлек кызын һәм хатынын үтергән ир-атны 20 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Анастасиянең анасы күрше авылда яши. Ул Настяның ире белән проблемалары булуын белгән. Моңа кадәр Настя әнисендә бер атна кунакта була, ул бөтенләй әнисе янына күченергә җыенуын әйтә. Чираттагы җәнҗалдан соң, Настя ире белән аерылышырга теләвен әйтә. Ләкин, әйберләрен алырга кайткач, Александр аны үтереп ташлый.

Фаҗига булган көнне әни кеше кызына шалтырата алмый, шуннан соң ул кызы яшәгән өйгә килә. Әни кеше өйгә килеп кергәч, идәндә кан эчендә ятучы кызын һәм кечкенә оныгын күрә. Аның кычкырган тавышын ишетеп, күршеләре килә. 

Җинаятьне Настяның ире Александр кылган, дип шикләнәләр. Ул өйдә булмый. Александрны авылдан 15 км ераклыкта тоталар. Ул кеше булмаган җирдән, елга буеннан качып китмәкче була. Ир-ат акланып тормый, барысын да сөйләп бирә. Өстәвенә, ул җинаятен телефонының диктофонына яздырып барган. Бу – аның гаебенең дәлиле буларак кулланыла.

Җинаять кылган көнне ир-ат башта хатынына гаепләүләр белдерә, аннары кызын әбисенә алып китүдән тыя, аннары кычкыра башлый һәм һөҗүм итә. 

«Син минем йөрәгемне өзгәләдең!» – дип акыра. Бу хәлне нәни кыз күреп тора.

Ир-ат хатынын аңын югалтканчы буа, аннары кызына керешә. «Беркемгә дә булмасын!» – сорау алганда, ир-ат шулай дип әйтә. Хатын аңына килгәч, ир пычак ала һәм хатынга кадый.

Авыл халкы бу хәлгә шакката. Моңа кадәр Александр матур гаилә фотоларын социаль челтәрләргә куеп барган булган. 

Алар кызга 15, егеткә 22 яшь булганда таныша. Бер елдан Настя авырга уза. Укуын ташлый, бала тапкач, эшкә дә чыкмый. Танышлары сүзләренчә, алар кеше каршында бер дә талашмаган. Александр эшли, Анастасия өйдә хуҗабикә була, баласын үстерә.

Хәзер фаҗига сәбәпләре ачыклана. Александр психик авыру булган, дигән версия дә бар, тик рәсми белешмә буенча, җинаять кылганда, ул үз аңында була. Ул җинаятен көнчелек белән аңлата, хатынына ышанычы булмавын әйтә. Имеш, ул иртә кияүгә чыккан, әле йөреп туймаган булган.

Александр үзе балалар йортында үскән. Ләкин аның әнисе бар, ул күрше авылда яши. Алар аралашмаган, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте белешмәсе буенча, Кваркено авылында яшәүче 26 яшьлек ир-ат үтерүдә гаепле, дип табылган. 

Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 12 ноябрендә 13.25 – 14.10 сәг арасында үз фатирында 20 яшьлек хатыны белән талаш вакытында, Александр хатынын һәм 3 яшьлек кызын үтерә.

Суд карары буенча аны 20 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Ул мәрхүмнәрнең туганына 3 млн сум күләмендә мораль зыян өчен түләргә тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100