news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йөрәгем чыгып китә язды...» - Ильмира Нәгыймованың энесен һәлак дип таныганнар

news_top

Җырчы Ильмира Нәгыймованың махсус операциядәге бертуган энесен әле бу көннәрдә генә һәлак дип таныганнар. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә.

«Кичә суд булды. Энем буенча… Үлеменең шартларын укыганда йөрәгем чыгып китә язды. Әти белән икәүләп елап беттек. Машиналарына 3 дрон төшкән…

Бер елдан соң, кичә генә аны рәсми рәвештә үлгән дип таныдылар», – дип яза Ильмира социаль челтәрләрдә.

Җырчы бертуган энесе истәлегенә җыр да яздырган иде. Әле шушы көннәрдә генә язган өр-яңа җырын да артист якын кешесенә багышлаган. «Шушы рилсны кичә генә төшердем, шуңа елап беттем. Җырлаганда энем күз алдында иде», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар