news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йөрәгем белән яздым»: Фирдүс Тямаев әтисенә багышлаган җырын тәкъдим итте

news_top
«Йөрәгем белән яздым»: Фирдүс Тямаев әтисенә багышлаган җырын тәкъдим итте
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Сагындым әтиемне» дигән яңа җырын тәкъдим итте.

«Сездән комментарийләр көтәм. Бу җырымны йөрәгем белән яздым. Миңа әтиегез белән булган төрле матур мизгелләрегезне җибәрегез, мин үземә сториска куям», – дип яза сагынуларын җырга салган җырчы.

Җырның сүзләрен Фирдүс Тямаевның төркемендә эшләп киткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев язган, көен җырчы үзе иҗат иткән.

«Бүген сине төштә күрдем,

Сагынганмын сине, әтием.

Бүген кайтам синең яннарыңа –

Тояр өчен тормыш бәхетен.

Эх, әткәем, беләсеңме икән?

Бик сагындым, килде кайтасым,

Гомерем буе сиңа җыелып килгән

Рәхмәтемне килә әйтәсем...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар