news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Йөрәге үзе тибә башлады»: Васильевода этләр һөҗүм иткән кызның хәле турында билгеле

news_top

Казан янындагы Васильево бистәсендә сукбай этләр һөҗүм иткән 9 яшьлек кызның хәле турында билгеле булды. Яшел Үзән районы матбугат хезмәте җитәкчесе Регина Чибрикова сөйләгәнчә, алар кызның әнисе белән кичә Республика балалар клиник хастаханәсендә булган. Бала әле дә реанимациядә һәм ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Әмма кызны ЭКМО аппаратыннан аерганнар, аның йөрәге үзе тибә башлаган. Бу хакта KazanFirst сайты яза.

Табиблар кызның хәле турында сак кына оптимизм белән сөйли, Варвараны чын көрәшче дип атыйлар. Кыз үзе суларга тырыша, беразга булса да аңына килә, әмма әлегә медикаментоз комада. Бу – баланың организмына йөкләнеш булмасын өчен эшләнә.

Варяның башына МРТ ясаганнар, әлегә баш миендә шеш саклана. Табиблар кызның гомерен саклап калу өчен мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшли, диелә хәбәрдә.

Искәртеп үтик: узган шимбәдә Васильево бистәсендә сукбай этләр өере мәктәптән кайтып килүче 9 яшьлек кызга һөҗүм итте. Баланы бик авыр хәлдә хастаханәгә алып киттеләр һәм операция ясадылар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 4 декабрь 2025
    Исемсез
    Ул район җитәчеләре бу хәлдән соң үз теләкләре белән эшләреннән китәргә тиеш.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар