Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәге туктаганнан соң 50 минут узгач терелгән ир-ат табибларны куркыткан

news_top_970_100
Йөрәге туктаганнан соң 50 минут узгач терелгән ир-ат табибларны куркыткан
Фото: © «Татар-информ»

Британиядә 31 яшьлек ир-атның йөрәге туктаган, аннары 50 минут узгач, ул кабат терелгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Бен Уилсон исемле ир-атның тромбы кузгала, һәм йөрәк өянәге була. Хастаханәгә алып килгәндә ул комада була, табиблар аңа операция ясый. 2 көн узгач, табиблар аны хәле яхшы түгел дип саный. Егетнең 27 яшьлек кәләшенә күңелсез хәлгә әзер торырга әйтәләр.

Хастаханәдә 7 көн яткач, Бен тагын берничә тапкыр йөрәк өянәге кичерә, табиблар тагын «ул исән калмас» дип әйтә.

Ләкин кәләш, начар хәбәр ишеткән саен, киявен үбә һәм яратуын кабатлый. Аның фикеренчә, Бен нәкъ менә шуңа күрә исән калган.

Ир-ат 5 атна комада була, аннары торып баса һәм сөйләшә башлый. Табиблар моны күреп шок кичерә. Бен беренче сүз итеп кәләшенең исемен әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100