Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йөрәге авырткан хатынны ашыгыч ярдәм алып киткәч, туганнары бер тәүлек чамасы эзләгән

news_top_970_100
Йөрәге авырткан хатынны ашыгыч ярдәм алып киткәч, туганнары бер тәүлек чамасы эзләгән
"Татар-информ" архивы

Серов шәһәреннән 20 км ераклыкта урнашкан Красноярка бистәсендә 71 яшьлек Любовь Л. вафат булган. Октябрь азагында бу хатын кардиология бүлегендә дәвалана. 3 декабрьдә ул үзен начар хис итә, күкрәк тирәсе януга зарлана. Туганнары сүзләренчә, урынга килгән табиблар, хатында – остеохондроз, аны хастаханәгә салырга кирәкми, ди. Тик туганнары Любовьны хастаханәгә алып китүне таләп итә. Аннары хатынны моргта «билгесез кеше» тамгасы куелган килеш табалар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Любовь социаль хезмәткәр булып эшләгән, мактаулы донор, хезмәт ветераны булган. Кияве сүзләренчә, ул моңа кадәр дә күкрәге януын, авырту сул кулына бирүен әйткән. Аның кан басымы да югары булган.

«Без табибларга аның әле генә кардиологиядә ятып чыгуын, йөрәге белән проблемалар булуын әйттек. Ул утыра да алмый иде. Ашыгыч ярдәм 50 минуттан килде», – ди кияве Павел. Ләкин табиблар «остеохондроз» дип фаразлаган. Авыртуны баса торган укол кадаганнар. Кардиограмма ясагач, инфаркт та, патология дә булмавын әйткәннәр. «Иртәгәгә кадәр көтәргә киңәш иткәннәр иде. Тик без хастаханәгә салуны таләп иттек», – ди Павел.

Любовьның сумкасына телефон, документлар һәм кардиологиядә биргән язуларны салалар. Табиблар аны 1нче шәһәр хастаханәсенә алып китүләрен әйтә. Ашыгыч ярдәм киткәч, туганнары машинаның туктап торуын тәрәзәдән күреп ала.

«Кабинадан машина йөртүче чыкты, табиблар янына кереп китте. Утырып барганда, Любовь егылгандыр, дип фаразлыйбыз. Мин машина янына йөгереп бардым. Аны аяклары белән алга таба яткырганнар иде. «Китегез моннан!» – дип, фельдшер миңа кычкырды. Ишекне япты да, машина китеп барды», – ди Павел.

4 декабрь иртәсендә туганнары Любовьны эзли башлый. Аның телефоны эшләми, хастаханәдән дә шалтыратмыйлар. Туганнары Любовьны таба алмый.

Серов шәһәр хастаханәсеннән шәфкать туташы телефоннан әйткәнчә, Краснояркадан килгән хатын биологик үлем халәтендә моргка китерелгән. Аны «билгесез кеше» буларак теркәгәннәр. «Аңлавымча, табиблар аны компьютерда да, ашыгыч ярдәмдә дә теркәмәгән. Без Серов моргына аны алырга бардык», – ди Павел.

Үлем турында экспертиза нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел. «Документлары сумкада булса да, аны «билгесез кеше» буларак моргка илткәннәр. Танышларым әйткәнчә, табиблар аны «носилкага ятудан баш тартты» дип белешмә әзерләгән. Ләкин без, киресенчә, носилка сорадык. Без, табибларны җәзага тартудан бигрәк, системаны үзгәртүне телибез. Безнең бистәдә 2000 кеше яши. Тагын күпме шундый очрак булыр», – ди Павел.

Әлегә Сәламәтлек саклау министрлыгы комментарий бирмәде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100