Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йон носкилар киегез, авырмагыз» – Лисичанскидан күңелгә үтәрлек видео

news_top_970_100
«Йон носкилар киегез, авырмагыз» – Лисичанскидан күңелгә үтәрлек видео
видеодан скриншот

Социаль челтәрләрдә күңелгә үтеп керә торган видео таралды. Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин Лисичанскида укырга баручы балаларны туктатып, аларга безнең әбиләр бәйләп җибәргән йон носкилар өләшә.

«Килегез, носкилар алыгыз әле. Безнең әби-апаларыбыз бу носкиларны сезгә тапшыру өчен бәйләде. Кырыенда тәмле шоколады да бар», – дип өләшә носкиларны Рөстәм Гатин. Эшмәкәр укучыларның абый-апалары, эне-сеңелләренә дә өлеш чыгара. «Авырмагыз, җылы носкиларны киеп йөрегез», – дип киңәш итә.

Рөстәм Гатин – сукбайлыкта йөрүче кешеләр өчен Чаллыда «Приют человека» хәйрия проектын оештырган кеше. Әлеге проект шәһәрдә уңышлы эшләп килә. Бүгенге көндә аның командасы, кыр кухнясы ярдәмендә, Лисичанскидагы җирле халыкны да кайнар ризык белән тәэмин итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100