Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырканы кышка ничек сакларга?

news_top_970_100
Йомырканы кышка ничек сакларга?
Гөлүзә Василова

Җәй көне авыл кешесе йомырканы кая куярга белми, ә кышын тавыклар йомырка салуны киметә. Минзәләдә яшәүче оста хуҗабикә Тәския Вәгыйзова социаль челтәрдәге сәхифәсендә кышка йомырканы катырып куярга киңәш итә.

«Йомыркаларны сытарга, пакетларга яки контейнерларга тутырып, туңдыргычка куярга. Йомырканы блендер белән туглап та катырырга һәм сарысын «ватмыйча» да катырырга була. Каткан йомырканы туңдыргычтан алырга, азрак эрегәч, аның сарысын аерып алу бик җиңел. Токмач, чәкчәк, бисквит өчен пакетларга 5, 10 йомырка салып катырырга була», – дип сөйли Тәския ханым.

Кышын һәр хуҗабикәнең ризыкны сап-сары авыл йомыркасыннан пешерәсе килә инде. Катырырга икән – катырырга, туңдыргычта урын гына булсын.

Тәския ханымның видеосын караучылар үз ысулларын да тәкъдим иткән. «Мин йомырканы кабыгы белән катырам, чәкчәк һәм йомырка тәбәсе өчен дә менә дигән була» дип язучыга, «кабыклы йомырка урынны күп ала», «кабыгы белән катырмагыз, блендер белән болгатыгыз да, «эшең бетте кодагый» була бит» дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100