Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомыркага бәя 100 сумнан артып китте: кайбер кибетләрдә аны берәмләп сата башлаганнар

news_top_970_100
Йомыркага бәя 100 сумнан артып китте: кайбер кибетләрдә аны берәмләп сата башлаганнар
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Соңгы арада тавык йомыркасына бәя кисәк артты, кайбер кибетләрдә йомырканы данәләп тә сата башлаганнар.

Монополиягә каршы комитет йомыркага кибет бәясен 5 проценттан да арттырмаска тәкъдим иткән, дип яза ТАСС агентлыгы.

Моны кайбер кибетләр генә тыңлаган. Әйтик, «Азбука вкуса» йомыркага өстәмә бәяне 10 процентка кадәр җиткергән. Мәскәүдә «Верный» кибетләрендә йомыркаларны данәләп сата башлаганнар.

Россия кибетләрендә тавык йомыркасына бәянең кисәк арту сәбәпләрен икътисад фәннәре докторы, Россия хөкүмәтенең агросәнәгать комплексы департаментының элекке башлыгы Леонид Холод әйтте, дип яза «Лента.ру».

«Беренче сәбәп – сезон факторы. Дөрес, быел йомырка бәясе вакытыннан алдарак кыйммәтләнде. Декабрь ахыры – сатып алу ихтыяҗының иң югары ноктасы. Бәйрәмнәр булгач, халык азык-төлекне табынга гына түгел, 10 көнлек итеп алып куя, чөнки өйдә утырачаклар һәм кафеларда түгел, башлыча өйдә ашаячаклар. Ничек кенә булса да, Яңа елга кирәкле әйберләргә декабрьнең икенче яртысында бәя артырга тиеш», – дип сөйләгән белгеч.

Моннан тыш, тавык йомыркасына бәя тавык һәм дуңгыз итенә бәя арту сәбәпле кыйммәтләнгән, дип саный Леонид Холод.

«Ит сатып ала алмаган кешеләр терлек аксымы булган башка ризыкны – йомырканы ала», – дип сөйләгән Леонид Холод.

Башка сәбәпләр – инфляция, электрга бәя арту.

«Кошчылык фабрикалары энергоресурсларга бик бәйле. Кош үрчетүчеләр куллана торган башка нәрсәләр дә кыйммәтләнде. Заманча кошчылык фабрикаларының күбесе – импорт проектлары, күп җиһазлары чит илнеке, алар катлаулы һәм карап торуны сорый. Санкцияләр, валютаны запчастьләргә, хезмәт күрсәтүгә, алмаштыруга тоталар, ә валюта бик кыйммәтләнде», – дип әйткән ул.

Леонид Холод сүзләренчә, кош продукциясе үзкыйммәтенең 60 проценты – азык. Азыкта үзкыйммәтнең мөһим өлеше – азык өстәмәләре, алар күпчелек очракта чит илнеке. Валюта кыйммәтләнгәч, аларга да бәя арта. Юл бәясе дә кыйммәтләнде, болар барысы да бәягә тәэсир итә.

Моннан тыш, халык матбугатта бәя арту турындагы язмаларга һәм кибетләрдә үзгәреп торган бәяләргә дә игътибар итә, диде Леонид Холод. Шуның аркасында ажиотаж килеп чыга, бөтен кеше ала башлагач, бәя арта. Мәсәлән, карабодай белән шундый хәл булган иде, диде икътисад белгече.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100