Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка тәбәсен тәмле итеп пешерүнең өч сере

news_top_970_100
Йомырка тәбәсен тәмле итеп пешерүнең өч сере
"Татар-информ" архивы

Йомырка тәбәсе классик иртәнге аш санала. Аны пешерүнең өч сере киңәшләр сайтында чыкты.

Болгатып пешерелгән йомырка тәбәсе матур булсын өчен, йомырканы болгатканда, бераз гына кукуруз крахмалы кушып җибәрегез. Ул тәбәне сырлы крем кебек итәр.

Таба сыйфатлы булырга тиеш. Шул очракта гына тәбә тәмле һәм матур булып пешә. Оста хуҗабикәләр тәбәне чуен табада пешерә.

Йомырка пешергән чакта температура да мөһим. Йомыркалар үзләре бүлмә температурасында булырга тиеш. Юкса идеаль тәбә килеп чыкмый.

Табаны тиешенчә кыздырып кына кулланыгыз. Әгәр таба салкын булса, тәбә дә тигез пешми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100