Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка бәясе кыйммәтләнүнең төп өч сәбәбе

news_top_970_100
Йомырка бәясе кыйммәтләнүнең төп өч сәбәбе

Йомырка бәясе рекордлар куюын дәвам итә. 1 атна эчендә (12-18 декабрь) алар 4,6 процентка кыйммәтләнгән. Ел дәвамында Россиядә йомырка бәясе инде бер ярым тапкыр артты. Ә еллык инфляция 7,5 процент билгесенә якынлашты. Бәяләр 75 төрдәге азык-төлеккә арта һәм 15 төренә генә төшә бара, дип яза news102.ru. Бу – бик күп еллар рекорды.

Белгечләр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң йомыркага ихтыяҗның кимүен көтә. Төркия, Азәрбайҗан һәм Ираннан кайтартылган йомырка базарны тутырырга һәм бәяләрне «йөгәнләргә» тиеш. Күрше Азәрбайҗаннан Россиягә беренче партия белән 620 мең йомырка китерелде.

Белгечләр тавык йомыркасына бәя артуга башка төп сәбәпләрне атаган.

  • Беренчедән, инкубацион йомырка белән тәэмин итү проблемалары. Йомыркалар Россиядә җитештерелсә дә, инкубацион йомыркалар читтән кертелә.
  • Икенче сәбәп – вакциналар. Алар да күбесенчә чит илләрнеке, аларсыз яхшы продуктлар алу мөмкин түгел диярлек.
  • Өченче фактор – көтелмәгән хәл: илдә кош гриппы таралу. Кайбер җирле кош фабрикаларында барлык кошларны юк итәргә туры килде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100