Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йокысызлыктан интеккән кеше кайсы очракта үлеп китә?

news_top_970_100
Йокысызлыктан интеккән кеше кайсы очракта үлеп китә?
Фото: © "Татар-информ"

Озак йокламый йөргән кеше энергиясен, аек акыл белән фикер йөртү сәләтен югалта, өстәвенә, ул сәламәтлеген куркыныч астына куя. Кешеләр баш мие «ватылу» сәбәпле дә йокыга китә алмаска мөмкин. Мондый «ватылу» «фаталь гаилә инсомниясе» дип атала, нәтиҗәдә кеше берничә айдан үләргә мөмкин. Бу турыда «АиФ» яза.

«Йокы – кешенең суга, азыкка, һавага булган ихтыяҗы кебек генетик ихтыяҗ. Кеше сусыз 1 атна тора ала, ә йокламыйча – документлаштырылган рекорд – барысы 11 тәүлек! Шулай итеп йокы кешегә азыктан да ныграк кирәк», – ди табиб-сомнолог Роман Бузунов.

Эксперт сүзләренчә, «берничә ай яки ел йокламыйм» дип сөйләгән кеше – ялгыша. Бу авыру җиңел дәвалана. Ә менә «үтерә торган йокысызлык» белән эшләр башкачарак.

«Фаталь гаилә инсомниясе – нәселдән килә торган авыру. Бу кешенең генетик авыруы булырга мөмкин: баш мие аксымнары йогышлы аксымга әверелә. Нәтиҗәдә аларның структурасы үзгәрә, күрше аксымнарга йога. Нәтиҗәдә, баш мие үзәкләренә зыян килә, шул исәптән йокы үзәкләренә дә», – ди Бузунов.

Шуның аркасында кешенең йоклау мөмкинлеге югалу күренеше барлыкка килә. Бу авыруны дәвалап булмый, ярты ел эчендә кеше үлә, ди табиб.

Мондый авыру гомернең билгеле бер вакытында, 30 яшь тирәсендә беленә, бу вакытта кеше нәсел калдырырга өлгергән була. Шуңа күрә авыру атамасына «гаилә» сүзе өстәлә.

Табиб «әлеге авырудан курыкмаска кирәк» дип белдерә. Фаталь гаилә инсомниясе очраклары берничә дистә генә, аларның күбесе Италиядә теркәлгән. Россиядә мондый авыру бер тапкыр да тасвирланмаган.

«Бик хисле яки бик борчылучан кешеләр мондый диагнозны интернетта таба. Депрессияле пациентлар «бөтенләй йокламыйм» дип саный, үзләренә шул куркыныч диагнозны куялар. Ләкин очраклар күбесенчә Италиядә булганын, Россиядә бер дә теркәлмәгәнен укымыйлар. Бу аларга начар тәэсир итә. Алар табибларга йөри башлый, «тиздән үләм» дип куркалар», – ди сомнолог.

Эксперт кисәтә: үзеңә артык авырулар уйлап тапмас өчен, йокысызлыкның беренче билгеләрен сизүгә, интернетка түгел, табибка барыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100