Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йокыгыз туямы?» – Эльмира Гыйльфанова бәби үстерү турындагы сорауларга җавап биргән

news_top_970_100
«Йокыгыз туямы?» – Эльмира Гыйльфанова бәби үстерү турындагы сорауларга җавап биргән
социаль челтәрләр

Җырчы Эльмира Гыйльфанова сторисларында укучыларын кызыксындырган әни булу, бәби үстерү турындагы сорауларга җавап биргән.

«Әни булу ничек сезгә? Йокыгыз туямы? Балага күкрәк сөте ашатасызмы?» – дип сораган беренче укучысы.

«Иң тылсымлы хис-тойгылар. Йокыга зарланмыйм, гадәттәгечә йоклыйм. Көндез болай да йокламый идем. Әйе, Хәят кызыбыз күкрәк сөте ашый», – дигән җырчы. 

Әле беренче бәбиләрен генә көтеп алган Җәләлиевлардан: «Өченчесен кайчан алып кайтасыз?» – дип тә сораган берсе. «Сез икенчесен алып кайткач», – дип шаян җавап кайтарган аңа Эльмира.

Һәм бик күпләрне җырчыларның кызларына ни өчен нәкъ менә «Хәят» дигән исем кушулары кызыксындырган. 

«Бездә исемнәр китабы бар. Шуннан карадык, мәгънәле исем булсын, дидек. Хәят «тормыш» дигәнне аңлата», – дип язган яшь әни. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100