Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йокыга талган» орлыкларны ничек дөрес уятырга: бакчачыга 5 киңәш

news_top_970_100
«Йокыга талган» орлыкларны ничек дөрес уятырга: бакчачыга 5 киңәш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Орлыкларның сыйфаты шик уятса, бакчачылар аларны чәчәр алдыннан шыттырып карарга мөмкин. Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре «йокыга талган» орлыкларны дөрес итеп уяту өчен киңәшләр бирә.

Яшелчәләрнең һәм чәчәк үсентеләренең орлыкларын шыттырып чәчүнең өстенлекләре бар. Мәсәлән, алай эшләгән очракта булган орлыкларның күбесе үрә, сыйфатлыларын сайлап алып була, алга таба үсемлек бик тиз үсеп китә. Кимчелекләре дә юк түгел: бу эш өстәмә вакыт һәм игътибар таләп итә, орлыкларны шыттырганда уңай шартлар тудырырга – дымлылыкны һәм температураны сакларга кирәк, ә дөрес эшләмәсәң, алар череп юкка чыгарга мөмкин.

Орлыкларны ничек дөрес шыттырырга?

1. Әзерлек: шыттыру өчен бары тик яхшыларын гына сайлап алырга.

2. Җебетү: орлыкларны бүлмә температурасындагы суга салып берничә сәгать (орлык тибына карап, 12-24 сәгатькә кадәр) тотарга. Су орлыкларны капларга тиеш, әмма алар тончыкмасын өчен, ул артык күп тә булмасын.

3. Юу: җебеткәннән соң орлыкларны чиста су белән чайкатып алырга.

4. Шыттыру: орлыкларны юеш тукыма, марля яки кәгазьгә тезәргә һәм өстен шулай ук юеш тукыма белән капларга. Бу савытны җылы урынга (+20..+25 градус) куярга, тукыма һәрвакыт дымлы булырга тиеш.

5. Контрольдә тоту: 12-24 сәгать саен орлыкларны карап-тикшереп торырга кирәк. Беренче тамырлар һәм 1 сантиметрга якын озынлыктагы үрентеләр күренә башлагач, орлыкларны алдан әзерләп куелган туфракка утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100