Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йокыдан торгач һәм йоклар алдыннан укыла торган догалар

news_top_970_100
Йокыдан торгач һәм йоклар алдыннан укыла торган догалар
"Татар-информ" архивы

Йокыдан уяну белән Аллаһны искә төшерергә һәм шушы зикерне әйтергә кирәк:

Әлхәмдү лилләһил-ләзи әхйәнә бәгъдә мә әмәтәнә үә иләйһин-нүшүр.

«Безне үле кылганнан соң терелткән Аллаһга барча мактаулар булсын һәм кире терелеп, Аңа, Кыямәттә кайтачакбыз» (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Шул рәвешле, һәр яңа көнебезне Аллаһны искә алу, Аны мактау, олылау белән башлыйбыз. Син дә бу зикерне ятла, һәр иртәдә, күзеңне ачуга, аны әйтергә иялән. Аллаһ та көнеңә бәрәкәт бирер, ин шәә Аллаһ!

Ләкин көн дәвамында да Раббыбыз турында онытырга ярамый. Аны һәрчак искә алып, зикер әйтү хәерле. Ә инде йокларга ятканда, Аллаһны искә төшереп, шушы доганы әйт:

Бисмикә Аллаһүммә әмүтү үә әхйә. «Әй Аллаһ! Синең исемең белән үләм һәм тереләм».

«Каләм» нәшрияты җыентыгыннан.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100