news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йокы туймауның нинди куркынычы бар?

news_top

Йокы җитмәү аппетит көчәюгә, калкансыман биз эшчәнлеге бозылуга һәм йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышларга китерергә мөмкин. Бу хакта «РИА Новости»га кардиолог һәм терапевт Елена Савченкова-Белятко сөйләгән.

Табиб кеше өчен сигез сәгатьлек йокы норма булып саналганын искәртте. Тамак тую гормоны лептин нәкъ шул вакытта гына бүленеп чыга, шуңа күрә аз йоклаган кешеләр еш кына аппетит артудан интегә. Йокы туймау даими күренешкә әйләнсә, калкансыман биз әкренрәк эшли башлый һәм тироксинны начаррак эшләп чыгара. Бу гипотиреозга һәм аның белән бәйле метаболик синдромга, шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле проблемаларга китерә.

Моннан тыш, кыска яки сыйфатсыз йокы көндезге аруны һәм черем итеп алу теләген көчәйтә. Кешенең стресс гормоннары дәрәҗәсе күтәрелә, когнитив һәм матдәләр алмашы процесслары начарлана, иммунитет кими һәм онкологик авырулар куркынычы арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар