Йокы буыннар һәм сөякләр сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия. Бу хакта биохимик Энни Кертис һәм молекуляр биолог Кансу Горгунга сылтама белән «Радио 1» хәбәр итә.
Белгечләр әйтүенчә, сөяк тукымасы кеше гомере дәвамында даими яңарып тора. Бу процесста ике төрле күзәнәк катнаша: остеокластлар һәм остеобластлар.
Остеокластлар искергән һәм зарарланган сөяк күзәнәкләрен тарката, ә остеобластлар яңаларын барлыкка китерә. Энни Кертис аңлатканча, бу процесс тәүлек ритмнары белән бәйле: сөяк тукымасының таркалуы гадәттә көн башында иң югары дәрәҗәгә җитә, ә яңадан төзелүе көн ахырында көчәя.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, әлеге процесс йокы цикллары, аерым алганда, мелатонин гормоны бүленеп чыгу белән тыгыз бәйләнгән. Төнлә бүленеп чыгучы бу гормон остеокластларның активлыгын киметергә һәм сөяк тукымасының таркалуын акрынайтырга мөмкин, дип фаразлана.
Кансу Горгун сүзләренчә, өлкән яшьтәге кешеләрдә сөякләр һәм буыннар тизрәк тузуның бер сәбәбе дә нәкъ менә шушы. Яшь арткан саен мелатонин күләме кими, ә организмның циркад ритмнары ешрак бозыла.
Белгечләр сөякләр сәламәтлеген саклау өчен йокының сыйфатына игътибар итәргә киңәш итә. Моның өчен көн тәртибен даими тотарга, йокларга бер сәгать кала гаджетлар кулланмаска һәм җитәрлек вакыт ял итәргә кирәк.