news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йокы һәм кофе баш авыртуга ничек йогынты ясый?

news_top

Кофе һәм йокының баш авыртуның аерым бер төре – мигреньгә ничек тәэсир итүе турында табиб-невролог Дмитрий Разумов сөйләде. Аның сүзләренчә, кофеин кайбер авыртуны баса торган даруларның тәэсирен көчәйтү ихтимал. Шул ук вакытта кофены чамадан тыш күп куллану үзе дә баш авырту өянәген китереп чыгарырга мөмкин.

«Кофены еш куллану үзе дә мигрень өянәкләренең еш кабатлануына сәбәп булырга мөмкин. Мондый кофеинга бәйлелекне, әлбәттә, булдырмаска кирәк», — дип кисәткән белгеч «Радио 1» журналистына биргән әңгәмәсендә.

Разумов йокының һәм физик активлыкның да баш авырту үсешенә йогынты ясавын билгеләп үтте.

«Йокы үзе генә мигрень өянәген һәркемдә дә һәм һәрвакытта да баса алмый, әмма кайбер очракларда бу мөмкин. Күпләр көндез ярты сәгать кенә йоклап алганнан соң, баш авырту басылып, уянуын әйтә», — дип йомгаклады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар