«Йокы бозылу, борчылу, агрессия»: Яз-көз акылдан шашучылар нигә арта?
Ел фасыллары алышканда кешеләр ни өчен үзләрен начаррак хис итә, язгы эмоциональ киеренкелек бармы, ул сәламәт кешеләрдә һәм психикасы белән проблемалары булган кешеләрдә ничек чагыла: үз пациентларының тарихлары һәм акылдан шашмас өчен нишләргә кирәклеге турында табиб-психиатр Оксана Захарова сөйли.
«Психик яктан сәламәт кешеләр дә эмоциональ киеренкелек кичерә ала»
Табигатьтә ел фасыллары алмашу белән бергә кеше организмында биологик ритмнар да үзгәрә. Нәкъ менә шуңа күрә кайбер кешеләрдә эмоциональ киеренкелек барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселевага Татарстан Республикасы клиник психиатрия хастаханәсенең психиатр-психотерапевты Оксана Захарова сөйләде.
«Бу чор организм өчен стресс кебек тоела. Яз һәм көз – хәтта психик яктан сәламәт кешеләр дә эмоциональ киеренкелек кичерә торган вакыт. Кешедә биоритмнар бар, алар йокы һәм уяну циклын, физик активлыкны, туклануны, ял итүне көйләүче эчке сәгатьләр сыман. Бу күчеш чорында гормональ фон үзгәрә, серотонин, мелатонин кебек нейромедиаторлар башкача бүленеп чыга», – дип аңлата ул.
Психиатр сөйләвенчә, психикалары тиз үзгәрүчән сәламәт кешеләрдә «кискенләшү» бик тиз башлана, организм барлык үзгәрешләргә тиз яраклаша.
«Ләкин хроник психик авырулары булган кешеләр һәм психикалары зәгыйфь булган кешеләр бар. Аларның адаптация чоры озакка сузыла һәм мондый кешеләр хроник арыганлык кичерә, эмоциональ яктан тиз кызып китә, ярсый», – ди белгеч.
Табигатьтәге үзгәрешләрдән тыш, психик сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый торган стресс факторлары да бар, дип сөйли Оксана Захарова. Аларның барысы бергә йогынты ясый, һәм бу чорда кешенең психикасы зәгыйфьләнә.
Кайбер психологлар, быел эмоциональ киеренкелек чоры шактый озак дәвам итәчәк, дип фаразлый, ул якынча 2 айга сузылырга мөмкин. Әмма Оксана Захарова фикеренчә, бу ел да башкаларыннан аерылып тормаячак.
Йокы бозылудан алып шизофрениягә кадәр
Һава шартларының үзгәрүе белән бергә, өстәмә стресс булган очракта, психотик булмаган авырулар активлаша ала, бу – борчылу-депрессия, паника һөҗүмнәренә китерә ала. Яз көне табиблар еш кына биполяр тайпылыш, шизофрения спектры авырулары һәм депрессияле пациентларда проблемалар булуын әйтә.
«Мин психологик практикамда сезонлы кискенләшүләрне психиатр-табиб ролендә түгел, ә психолог ролендә күрдем. Психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрнең иң югары ноктасы яз һәм көз айларына туры килә. Бу вакытта клиентлар, беренчедән, йокы бозылудан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Бу – иртә уяну яки йоклый алмау булырга мөмкин. Аннары борчылу, кәеф үзгәрү булырга мөмкин. Көн дәвамында кәеф бик еш үзгәрергә мөмкин, иртәннән ул бөтенләй начар, кичкә инде яхшырак була ала. Бу шулай ук нейромедиатор гормоннар бүленеп чыгуга бәйле», – дип сөйли табибә.
«Зоокибеткә уенчык пистолет тотып килде»
Оксана Захарова үз практикасыннан бер очракны искә төшерде. Яз көне бер ир-ат зоокибеткә уенчык пистолет тотып килә. Ул шул пистолет белән кибетчегә янап, йорт хайваннары өчен азык сорый. Ачыкланганча, ир-ат хуҗасыз этләрне ашатырга теләгән була.
Бу ир-атта шизофрения булган һәм сезон урталарында аның авыруы кискенләшкән. Әлбәттә, сатучы куркып кала, пистолетны чын дип уйлый һәм полициягә шалтырата. Ир-атны мәҗбүри дәвалануга җибәрәләр.
«Шизофрениклар чынбарлыкны кабул итми, алар үз гамәлләренә тәнкыйть белән карамый, алар хокук бозу дип саналырлык гамәлләр кылырга мөмкин. Бу очракта нәкъ тә хокук бозу иде», – ди белгеч.
Кошлар һәм хайваннарны рәнҗеткән
Кайвакыт, сезонлы кискенләшүләр вакытында, кешеләр хайваннарга карата агрессив була ала. Психиатр көз көне хайваннар һәм кошларны рәнҗеткән пациенты булуы турында да сөйләде. Аның хайваннарны газаплаганы төшерелгән видеолар интернетка чыга.
«Мин хайваннарны яклаучыларның активлашуын хәтерлим. Шул вакытта мин кешеләрнең никадәр көчле булуын аңладым. Алар мөрәҗәгатьләр язганнар. Алар бу видеодагы кешене үзләре табып, район психиатрына мөрәҗәгать итәләр. Әлеге кешене стационарга дәваланырга җибәрәләр», – дип сөйли табибә.
«Бу очрак турында белгәч, аны дәвалаячак табибка ничек авыр булачагы турында уйлап куйдым», – дип искә төшерә Оксана Захарова. Чөнки бу вакыйга зур шау-шу тудырган була. Һәм ни хикмәт, аны дәвалаячак табиб нәкъ менә ул булып чыга.
Ачыкланганча, пациент органик шизофрениягә охшаш авырудан интегә, аның тәртип бозуы – кушканны үтәү . Башкача әйткәндә, ул башка кешеләрнең кушуы буенча коточкыч гамәлләр кылган. Аның хайваннарга карата мәрхәмәтсезлегенең сәбәбе дә нәкъ шул була.
Күршеләренә балта белән янаган
Тагын бер очрак 45 яшьлек ир-ат белән була, ул әти-әнисе белән яши. Яз көне аның эмоциональ халәте кискенләшә. Ул тавышлар ишетә, алар ир-атка ниндидер эшләр башкарырга боера. Бу тавышлар көчәйгәннән-көчәя.
«Тавышлар ишетелгәндә, алар кешегә нык тәэсир итә, аның эш-гамәлләре, мимикасы, ишарәләре белән идарә итә. Һәм кеше шул кичерешләргә чума, тышкы яктан йомыла, башкалар белән аралашмый. Ул эчендәге тавышларга ябышкан сыман була. Һәм импульсив гамәлләр кыла ала», – дип сөйли психотерапевт.
Бер көнне ул агрессия вакытында күршеләре янына балта тотып чыга. Күршеләре, вакытында реакция күрсәтеп, полиция һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакыралар, аны психиатрия хастаханәсенә салалар. Анда аның өянәге туктатыла. Ә ремиссия хәлендә бу пациент гадәти тормыш белән яши, башындагы тавышлар аны борчымый.
Психик авырулары булган кешене халык арасында танып буламы?
Оксана Захарова психиатриядә 100гә якын психик диагноз төре барлыгын һәм аларның һәрберсенең тагын аерым төрләре барлыгын билгеләп үтте.
«Психиатр пациентны бүлмәгә кергәндә үк бәяли: ул аның тышкы кыяфәтен һәм үз-үзен тотышын карый. Ул ниндидер чуар кием кигән булырга мөмкин, чәчләре яки макияжы гадәти булмаска, ничектер сәер күренергә мөмкин. Күптән түгел ординатор белән аралаштык, ул «хәзер барлык яшүсмерләр дә шулай күренә» ди. Ә бездәге пациентлар турында әйткәндә, бу – кешенең яше һәм характерына туры килмәгән кыяфәт. Ул үз-үзен ничектер ахмак сыман тотарга, күп сөйләшергә, кирәгеннән артык оптимист булырга мөмкин. Әгәр кеше әңгәмәдәшенә сүз бирми икән, монда ниндидер маниакаль халәт турында сүз барырга мөмкин», – ди табибә.
Мәсәлән, депрессия вакытында, киресенчә, кешенең сөйләшү теләге булмый, ул озак вакыт нәрсә җавап бирергә дип уйлаячак һәм тоткарлык белән сөйләшәчәк. Психиатр билгеләп үткәнчә, игътибарны туплый алмау да төрле авыруларның билгесе булырга мөмкин.
«Шизофрения очрагында кеше күзгә күренмәгән әңгәмәдәш белән, ягъни үз-үзе белән сөйләшә. Кеше үз-үзе белән сөйләшкәндә, бу әле – нормаль күренеш, ә менә аңа җавап бирә һәм диалог кора икән, бу инде шик тудыра. Аның үз-үзен тотышында «күзенә күренү» галлюцинацияләре дә чагылырга мөмкин. Кеше үз эченә бикләнә, аның карашы кешегә төбәлсә дә, ул аны күрми сыман тоела», – дип аңлатты белгеч.
Әлбәттә, барлык авыру кешеләр дә тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч түгел. Ләкин агрессияне ачыктан-ачык күрсәтүчеләр дә бар. Әгәр дә сез янәшәгездә ниндидер куркыныч сизәсез икән, икенче якка китү ягын карагыз, ялгыз калмаска тырышыгыз.
«Аралашканда, каршыдагы кеше сездә ниндидер шик һәм курку уята икән, аннан читләшергә тырышыгыз», – ди табибә.
Ничек акылдан язмаска?
Психиатр сүзләренчә, сезоннар алмашуын һәр кеше сизә, чөнки бу һәрвакыт – организм өчен стресс. Оксана Захарова бу чорда психотерапевт яки психиатрга эләкмәс өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.
«Беренче чиратта йокы режимын сакларга кирәк. Ким дигәндә 8 сәгать йокларга кирәк. Әгәр дә йокы җитми икән, бу – хәлсезлек, хроник арыганлыкка китерә. Теләгәнегезне эшләгез. «Ял итү» дигән сүз нәрсәне аңлата? Бу – индивидуаль төшенчә. Әгәр дә күбрәк ял итәргә, ятарга һәм йокларга телисез икән, нәкъ шуны эшләргә кирәк. Әгәр дә йөрергә, күнегүләр ясарга көчегез бар икән, һәм бу канәгатьлек хисе бирә икән, әлбәттә, моны эшләргә кирәк», – дип сөйли доктор.
Әгәр дә сез күңелегез ни тели, шуны эшләсәгез, гормон дәрәҗәсе күтәреләчәк һәм кеше шатлык хисе кичерәчәк. Ләкин кешенең моны эшләргә көче булмаса, иң шатлыклы шөгыле дә аңа авыр булачак.
«Шуңа күрә иң беренче чиратта йокы яхшы булырга тиеш, аннары – саф һава, физик активлык. Һәм, кирәк булса, әлбәттә, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – ди Оксана Захарова.