«Йоклый алмый, ачулана, аралашмый» – Хәрби операциядән кайтканнарга ничек ярдәм итәргә?
Махсус операция зонасыннан кайтучыларның күбесе посттравматик стресс белән очраша. Психологлар сүзләренчә, бу – нормаль хәл. Нәрсә ул посттравматик стресс, квалификацияле ярдәмне кайда алырга мөмкин һәм ни өчен белгечкә мөрәҗәгать итәргә оят түгел – бу хакта «Татар-информ»га Бехтерев исемендәге РКПБ психиатры сөйләде.
«Һәрвакыт киеренкелек халәтендә булу бик кыен»
«Посттравматик стресс (ПТСР) – катлаулы психик тайпылыш. Ул экстремаль стресс хисе белән бергә психотравматик авыр тәэсир кичерү нәтиҗәсендә барлыкка килә», – дип аңлатты «Татар-информ»га Республика клиник психиатрия хастаханәсенең медицина-психологик ярдәм бүлеге мөдире, психиатр Раил Гарипов.
Без ПТСР турында сөйләгәндә, беренче чиратта, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан яисә хәзерге вакытта шунда булганнарны күз алдына китерәбез. Әлегә, табиблар сүзләренчә, хәрби операциядән кайткан хәрбиләр психологик ярдәм сорап килми. Аларның туганнары ешрак ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әмма, белгечләр әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан кешеләргә психологка күренергә кирәк.
ПТСР төрлечә уза, барысы да кешенең шәхесенә бәйле. ПТСР симптомнары тиз генә барлыкка килми, кагыйдә буларак, бу – тыныч тормышка кайтканнан соң ярты ел дәвамында була.
Гадәттә, бу тайпылыш кешене травматик вакыйгага кайтара. Алар кинәт барлыкка килергә мөмкин – теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында. Кеше үткән вакыйгаларны искә төшерә алган ниндидер гамәлләрдән баш тарта башлый, ул теге яки бу рәвештә үткәннәрне искә төшерә торган урыннардан кача, аның социаль активлыгы кими.
Ә тагын бу – кешенең алкоголь яки наркотиклар белән мавыгуына китерергә мөмкин. ПТСР булган кешеләрдә суицид куркынычы арта.
«Һәрвакыт киеренкелек – борчылу, ярсу, ачу, агрессия халәтендә булу бик авыр. Еш кына ПТСР белән интегүче кешеләрдә булган хәлләргә адекват булмаган реакция барлыкка килергә мөмкин», – дип билгеләде психиатр.
«Белгечләр, посттравматик стрессны дәваларга мөмкин, дип саный»
Хәрби операциядән кайткан хәрбиләрнең туганнары, мәсәлән, аларның йокысы бозылуга игътибар итәргә мөмкин.
«Безгә мөрәҗәгать итүче кешеләр, беренче чиратта, йокы бозылуга зарлана, ягъни төнлә кычкырып җибәрүләргә, йоклаганда сөйләшүгә, еш уянуга, йоклый алмауга», – диде Раил Гарипов.
Моннан тыш, якын кешенең үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул ачулана, борчыла, тынычсызлана, аралашудан кача, өйдә ялгыз калырга тели.
Якын кешенең мондый проблемаларын күреп, ашыкмаска һәм мөстәкыйль рәвештә аңа ПТСР диагнозы куярга кирәкми. Аңа психологик ярдәм сорарга кирәк. Белгеч, үз чиратында, булган хәлләрнең тулы картинасын күреп, бу тайпылышмы, юкмы икәнен билгеләячәк.
Белгечләр ышана: ПТСРны дәваларга мөмкин! Комплекслы дәвалау мөһим – психологик, медицина һәм социаль. Һичшиксез психотерапевт яки психолог консультациясе сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белгечләр нәрсә эшли ала?
Махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләр еш кына йокы бозылу аркасында, шулай ук һәлак булган иптәшләре алдында гаеп хисе тою аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Еш кына аларга тыныч тормышка кире кайту уңайсыз. Алар психологларга анда, алгы сызыкта, җиңелрәк булганлыгы турында сөйли. Алар әйтүенчә, кем – дус, ә кем дошман икәне билгеле, ә тыныч чынбарлыкка яңадан җайлашырга туры килә.
«Иң мөһиме – халәтне нормальләштерү өчен куркынычсыз мохит булдыру. Күпләрнең дөньяга ышанычы югала, эмоциональ һәм физик халәте элеккеге кебек булмый башлый. Бу – үзенә күрә үз-үзең белән яңадан танышу кебек», – дип аңлатты РКПБ медицина-психологик ярдәм бүлеге медицина психологы Гүзәл Мөхәммәдиева.
Белгечләр шуны ассызыклый: ПТСР белән авыручы кешегә куркынычсыз шартлар тудыру мөһим. Бу шартларны психолог кабинетыннан башларга кирәк. Анда ул үзенең хис-кичерешләре турында сөйләгәндә, бу – ниндидер авыру буларак кабул ителмәскә тиеш. Психологлар ассызыклаганча, хәрби операциядән кайткан кеше өчен мондый халәт нормаль.
«Травмадан соң стресстан интегүче кешеләр өчен алтын фраза бар: «Бу – нормаль булмаган ситуациягә нормаль реакция», – дип өстәде Раил Гарипов.
Белгечкә мөрәҗәгать иткәннән соң, ПТСР билгеләре белән эш башлана. Дарулар да билгеләнергә мөмкин. Психотерапевтлар хәрбиләрне гадәти тормышка җайлаштыра, аларның нерв системасы темпын киметә.
Әгәр тайпылыш кешенең физик яки нерв-психик халәтенә йогынты ясый икән, аны үз-үзен тотышы белән идарә итәргә өйрәтәләр. Эчке һәм тышкы ресурсларны эзләү бара – яңаларын да, искеләрен дә. Белгеч пациент белән бергә элек аңа көч биргән нәрсәләрне искә төшерә. Бу – яңадан яшәргә өйрәнү өчен кирәк.
Еш кына аларда экзистенциаль бушлык башлана – тормыш мәгънәсе югала, кеше кайсы юнәлештә хәрәкәт итәргә белми.
Психиатр билгеләп үткәнчә, ПТСР сугышчыларның үзләренә генә түгел, ә аларның туганнарына, шул исәптән балаларга да хас. Бу симптом якын кешесенең үлеме турында хәбәр алучыларга да хас.
Психологлар әйтүенчә, бүген кешеләр менталь сәламәтлек проблемаларга бәйле ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, үз көчләре белән генә җиңеп чыга алмауларын аңлыйлар.
«Салют тавышыннан машинада руль астына качкан»
Раил Гарипов бер пациентның тарихын сөйләде. Сугышчы хәрби операциядән соң Казанга кайта. Азмы-күпме җайлаша, таксида эшләргә урнаша.
«Әмма Шәһәр көнен бәйрәм итү вакытында хәл үзгәрә. Бу бәйрәмне без шактый шәп билгеләп үтәбез. Ул көнне ул таксида эшли. Салют башлангач, ул сугышта булган тавышларны ишетә. Шундук рефлектор рәвештә ул башын руль астына яшерә, чөнки яңадан хәрби хәрәкәтләр зонасында ут астында калган хис туа», – дип сөйләде психиатр.
Бу очрактан соң ир-атның нерв системасы ярсый, борчылу, тынычсызлану барлыкка килә, паник атакалар һәм йокысызлык башлана.
Башта ир-ат түзгән, ләкин соңрак барыбер психологка мөрәҗәгать иткән, тегесе үз чиратында психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән. Сеансларга пациент даими йөргән, белгеч киңәшләрен үтәгән. Хәзер ул тыныч тормышка җайлашуын дәвам итә.
Психолог тагын бер вакыйга турында сөйләде: хәрби 3 ай гражданкада була, ул, тормышым нормага килде, дип ышандыра, әмма проблемаларны хәл итәргә алкоголь ярдәм иткән булып чыга. 3 ай буе ул эшләмәгән, ә эчкән. Тынычлану белән, хатирәләр яңара. Белгеч сүзләренчә, еш кына нәкъ менә шулай була.
Туганнарга нишләргә?
Психолог хәрби операциядән кайтканнарның туганнарына вазгыятьне катлауландырмаска һәм якыннарына адекват булмаган кешегә караган кебек карамаска киңәш итте. Хәрби зонадан кайткан кеше белән йомшаграк булырга, кайдадыр аның битарафлыгына һәм читләшүенә игътибар итмәскә кирәк.
Шул ук вакытта, психик халәтнең начарлануын яки кризисны күрми калмас өчен, аның халәтен игътибар белән күзәтергә кирәк. Һәм, кирәк булса, аңа ярдәм сорап психотерапевтка яки психологка янәдән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәргә.
Белгечләр фикеренчә, иң мөһиме – сабыр булу.
Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
Психиатрия хастаханәсе белгечләренең ярдәмен амбулатор һәм стационар – поликлиникада да, хастаханәдә ятып та алырга мөмкин. Моның өчен медицина-психологик консультация кабинетлары, психотерапия кабинетлары эшли. Психологлар да, психотерапевтлар да, психиатрлар да ярдәм итә ала.
Мәсәлән, Казан, Себер тракты, 14 адресы буенча урнашкан «Өмет линиясе» медицина психология хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була. Визиттан соң якын арада консультациягә язып куячаклар. Тәүлек буе эшли торган (843) 222-00-24 кайнар линиясенә шалтыратырга мөмкин. Психолог яки психотерапевт килеп туган кризис ситуациясен хәл итәргә ярдәм итәчәк һәм турыдан-туры консультациягә язып куячак.
«Кечкенә адымнар ясарга кирәк. Психологлар кешенең дөньясын һәм дөньяга карашын үзгәртергә омтылмый. Кешене шәхсән үзгәртергә, манипуляцияләргә тырышмыйбыз. Хәрби зонадан кайткан кеше безнең белән бергә акрынлап башка чынбарлык барлыгын, ярдәм итәргә теләүче кешеләр барлыгын күрә алачак», – дип билгеләде Гүзәл Мөхәммәдиева.
Күпләр белгечләргә мөрәҗәгать итәргә курка: аларга адекват булмаган яки авыруга караган кебек карарлар, дип уйлыйлар. Ләкин, бу куркуны җиңсәң, нәтиҗә булачак.
«Дислокация урыннарын алыштыру, хәрби хәрәкәтләр, гражданкага кайту – барысы өчен дә җайлашу кирәк. Әлбәттә, нерв системасы интегә. Стресс хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайтканга түгел, ә гражданнар тормышына кайту булырга мөмкин. Мин хәрбиләргә мөрәҗәгать итеп, киңәш бирергә телим: әгәр сез тыныч тормышка җайлашуда кыенлыклар кичерсәгез, әгәр сез бу тормыш темпларын аңламасагыз, әгәр ниндидер экзистенциаль сорауларыгызны хәл итәргә телисез икән, белгечкә мөрәҗәгать итүдән оялырга кирәкми. Белгечләр ярдәм итәргә, бер өем дару билгеләмәскә, исәпкә куймаска, ә нәкъ менә ярдәм итәргә тиеш – бу психиатрия һәм психотерапиянең заманча принциплары», – дип ассызыклады доктор.
Сүз уңаеннан, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин журналистлар белән йомгаклау очрашуында хәзерге вакытта республикада махсус операция хәрбиләре һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 70 психологик консультация кабинеты ачылуы турында сөйләде.
«Татар-информ»нан Эвелина Киселева язмасы тәрҗемә ителде.