Россиядә 2026 елда йөклелек һәм бала тугач бирелә торган пособие максимум 955 мең сум тәшкил итәчәк, дип сөйләде Дәүләт Думасының гаиләне яклау, әти-әниләр һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая. Бу турыда РИА Новости яза.
«Бюджет проекты буенча, йөклелек һәм бала табу буенча пособие 2026 елда 955 мең сум булачак», – диде Буцкая.
22 октябрьдә Дәүләт думасы беренче укылышта 2026 елга һәм 2027-2028 елларга план чорына федераль бюджет закон проектын кабул итте.
Шулай ук 2026 елга һәм 2027-2028 елларга Россия Социаль фонды бюджеты проекты беренче укылышта расланды. Документлар РФ хөкүмәте тарафыннан кертелгән. Икенче укылыш 18 ноябргә билгеләнгән, диелә хәбәрдә.