Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда якынча 955 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «РИА Новости» Россия Социаль фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
Пособие бала туганчы эшләүче хатын-кызларга түләнә. Аның күләме соңгы ике елдагы хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә, ә финанслау хезмәткәр өчен эш бирүче күчергән иминият кертемнәре хисабына башкарыла.
2025 елдан башлап студент һәм аспирантлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме дүрт тапкырга артты. Хәзер көндезге уку формасындагы студент кызларга мондый түләүнең уртача күләме 100 мең сумга якын.
2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасындагы студент кызларга пособие региональ яшәү минимумы күләменнән чыгып исәпләнә һәм декрет ялының бөтен чоры өчен бер мәртәбә түләнә, диелә хәбәрдә.