2027 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең чик суммасы 1,1 миллион сумнан артып китәчәк. Бу хакта Социаль фондка сылтама белән РИА Новости яза.
«Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең чик суммасы 1,1 млн сумнан артып китәчәк», - диелә Социаль фонд хәбәрендә.
Шулай ук, яшь ярымга кадәр бала карау буенча максималь айлык пособие 83 меңнән 95,5 мең сумга кадәр артачак, диелә хәбәрдә.