news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөклелек буенча пособие алу кагыйдәләрен аңлаттылар

news_top
Йөклелек буенча пособие алу кагыйдәләрен аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиядә яшәүчеләр йөклелек һәм бала табу буенча пособиене һәм яшь ярымга кадәр бала караган өчен пособиене берьюлы ала алмый. Башта беренче пособиегә хокук төгәлләнергә тиеш. Бу хакта Россия Социаль фондына сылтама белән РИА Новости яза.

Социаль фонд хәбәр иткәнчә, Россия законнары вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм йөклелек һәм бала табу белән бәйле иминиятләштерү буенча пособиене һәм яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособиене бер үк вакытта түләүне күздә тотмый.

Бала карау өчен ялны әни кеше түгел, ә мәсәлән, әтисе, әбисе, бабасы теркәгән икән, алар тиешле пособиене әни кешенең йөклелек һәм бала табу буенча ялы беткәч кенә алырга хокуклы була. Шул ук вакытта әни кеше бала карау ялы һәм пособие алу хокукыннан файдаланырга тиеш түгел.

Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча ял бер яралгылы йөклелек булганда 140 көн, ә күп яралгылы йөклелек булганда 194 көн дәвам итә. Бала карау буенча ялны йөклелек һәм бала табу буенча ял төгәлләнгәч алып була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар